Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин Чукотка автоном округы Думасы Рәисе белән очрашты
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чукотка автоном округы Думасы Рәисе Леонид Николаев белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды. Бу хакта республика Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алар Татарстан Республикасы һәм Чукотка автоном округының парламентара хезмәттәшлеге турында, шулай ук закон чыгаруны үстерүгә һәм төрле дәрәҗәдәге элемтәләрне ныгытуга бәйле мәсьәләләр турында сөйләште.
Чукотка да, Татарстан кебек үк, күпмилләтле төбәк һәм милли сәясәтне тормышка ашыру, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны, туган телләрне һәм мәдәниятне саклау буенча Чукоткада Татарстан тәҗрибәсенә ихтыяҗ бар.

«Мин Казанда беренче мәртәбә һәм Татарстаннан көчле тәэсирләр кичерәм», – диде Леонид Николаев. Ул эш сәфәре кысаларында республиканың мәдәни һәм рухи потенциалы белән якыннанрак танышырга планлаштыра.
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, республикада 175 милләт вәкиле яши. Ул Татарстан халыклары ассамблеясе, хәзерге вакытта республиканың күпчелек муниципалитетларында эшләп килә торган дуслык йортлары эшчәнлеге турында сөйләде.
Парламентарийлар ике төбәкнең закон чыгаручылары арасында парламентара диалогны үстерергә әзерлекне раслады.
Очрашуда Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитеты рәисе урынбасары Илдар Гыйльметдинов та катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз