news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Чит илдә яшәүче ватандашлар белән элемтәләрне киңәйтәчәкбез

Фәрит Мөхәммәтшин: Чит илдә яшәүче ватандашлар белән элемтәләрне киңәйтәчәкбез
https://gossov.tatarstan.ru/

Бүген Мәскәүдә Россиянең чит илдә яшәүче ватандашларының бөтендөнья тематик конференциясе ачылды. Анда дөньяның 84 иленнән иҗтимагый берләшмәләр лидерлары, РФ сенаторлары һәм РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары, Россия Хөкүмәте әгъзалары, төбәк закон чыгару җыелышлары җитәкчеләре, субъектларның башкарма хакимияте органнары вәкилләре, эксперт һәм эшлекле бергәлек вәкилләре катнашты.

Фикер алышуның төп темасы икътисади хезмәттәшлек мәсьәләләре турында булды. ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Президенты каршындагы ватандашлар эшләре буенча координация советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ватандашлар белән элемтә буенча Татарстан тәҗрибәсе турында сөйләде.

Конференция кысаларында панель дискуссияләрдә багланышларны ныгыту һәм ватандашлар белән хезмәттәшлекне киңәйтү буенча регионнар эшенә аерым басым ясалды. Татарстан тәҗрибәсе иң уңышлыларның берсе буларак билгеләп үтелде.

«Әлбәттә, сәүдә-икътисади хезмәттәшлек республиканың югары икътисади потенциалына нигезләнә, - дип билгеләде Фәрит Мөхәммәтшин. - Узган елда, Россия Банкы мәгълүматлары буенча, Татарстанга 388 млн доллар туры чит ил инвестицияләре кергән, ә бу 28,6 млрд сум, безнең өчен сумма аз түгел. Әмма иң мөһиме - бизнес өчен яңа элемтәләр. Без быел да бу юнәлештә актив эшләргә ниятлибез. Санкция кыенлыкларына карамастан, без җитештерү күләмнәрен киметмәдек».

Фәрит Мөхәммәтшин ватандашларны ил төбәкләренә күчерү федераль программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә аерым тукталды. Әйтик, Татарстанда, 2022 елның сентябре мәгълүматларына караганда, программада катнашу өчен ватандашлардан 360тан артык гариза кергән.

Парламент җитәкчесе чит илләрдә яшәүче ватандашларга әлеге программаны популярлаштыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. «Россия Федерациясенең күп кенә төбәкләре бер зур тугандаш гаиләдә яшәү һәм хезмәт итү өчен ватандашларын кабул итәргә әзер», - диде ул.

Татарстанда ватандашлар белән хезмәттәшлекнең тагын бер юнәлеше - аларны республиканың зур чараларында катнашуга җәлеп итү. Мондый чаралар төрле илләрдә яшәүче кешеләр белән мәдәни аралашу аша элемтәләрне киңәйтә һәм, Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, «халык дипломатиясе»нең нәтиҗәле инструментларының берсе булып тора. Республика парламенты җитәкчесе Сабантуй халык бәйрәмен уңай мисалларның берсе итеп билгеләде, ул быел Россиянең 48 төбәгендә һәм 20 чит илдә узды.

«Ватандашларның чираттагы форумында мин гомумфедераль әһәмияткә ия сорауларны куйдым, мәсәлән, яшьләр һәм студентлар белән эшне активлаштыру кирәклеге турында безнең тәкъдимнәр ишетелде, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Вакыт үзгәреп тора, бүген ватандашлар белән хезмәттәшлекнең гуманитар өлешен генә түгел, икътисади өлешен дә үстерү мөһим. Мондый аралашуларны һәм элемтәләрне саклау өчен бөтен көчебезне куячакбыз. Без Россиядән киткән кешеләрнең тарихи ватаннарына әйләнеп кайту теләген хуплыйбыз. Аларны көтәбез һәм, әлбәттә, ярдәм итәргә тырышабыз».

Чыгышының ахырында Фәрит Мөхәммәтшин җыелучыларны якынлашып килүче Халыклар бердәмлеге көне белән котлады. «Бергә булырбыз!» - дип чакырды ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100