Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин чит ил студентларының рус телен белмәү проблемасы турында искәртте
Рус телен белми торып, чит ил студентлары Россия университетларында яхшы белем ала алмаячак, аларга югары уку йортларына кергәнче әзерлек кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Рәисе каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советы утырышында белдерде.
«Укучылар киткәнче, чит илләрдәге вәкилләребезгә әлеге дәүләт җитәкчеләре белән бу мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Бездә рус теленнән әзерлеклерәк булганнар белем алсын өчен», — диде парламент башлыгы һәм координация советы рәисе. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.
Мөхәммәтшин ассызыклаганча, Россиядә рус телен начар белгән яки бөтенләй белмәгән чит ил студентлары бар, һәм Татарстан да бу яктан искәрмә түгел. «Алар бездә акча түләп укый ала, әмма профессорларның рус телендә сөйләгән лекцияләрен күпләр аңламый. Аннары алар билге артыннан килә һәм: «Мин бит уку өчен түләдем», — ди»,— дип билгеләп үтте ул.
Парламент башлыгы фикеренчә, мондый хәл аркасында «республика югары уку йортларында һәм гомумән ил буенча кадрлар әзерләү турында бик начар тәэсир барлыкка килергә мөмкин». «Бу университетның абруена тискәре йогынты ясый», — дип йомгаклады ул.
На правах рекламы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз