news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин: Бүген Казахстан ышанычлы үсеш юлыннан бара

Кичә Казанда Казахстан Республикасы көне уңаеннан тантаналы чара узды. Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстан Республикасы Генераль консулы Ерлан Искаков адресына котлау телеграммасы юллады. Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«1990 елның 25 октябрендә Казахстан ССРның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителү һәм Казахстан Республикасының бәйсезлеген тану белән Үзәк Азиянең күп гасырлык тарихында яңа сәхифә ачылды, – дип басым ясаган Фәрит Мөхәммәтшин телеграммада. – Бүген Казахстан ышанычлы үсеш юлыннан бара, мөһим социаль проблемаларны һәм киң колачлы актуаль бурычларны хәл итә. Дәүләт Советы депутатлары безнең тугандаш халыклар арасындагы дустанә багланышларны югары бәяли».

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Татарстанның Казахстан партнерлары белән күпкырлы хезмәттәшлеген үстерүгә Генераль консуллыкның зур өлеш кертүен билгеләп үткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot