news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Бөтендөнья Россия ватандашлары конгрессында катнаша

ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Рәисе каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чит илдә яшәүче Россия ватандашлары Бөтендөнья конгрессында Татарстан делегациясен җитәкләде. Чара Мәскәүдә, Коткаручы Христос Гыйбадәтханәсенең чиркәү соборлары залы бинасында ачылды, дип хәбәр иттеләр республика парламентының матбугат хезмәтендә.

Быел чара «Россия белән бергә» шигаре астында уза. Ул Россиягә карата мөнәсәбәтләрдә конструктив булган ватандашларны җыйды. Форумның максаты – чит илдә яшәүче россиялеләрне берләштерү, мәдәни һәм тел бердәйлеген сакларга, халыклар арасындагы дусларча мөнәсәбәтләрне үстерү һәм үзара аңлашуны ныгыту максатыннан милләтара һәм динара килешүдә Россия моделен танытуга ярдәм итү, тарихи Ватан белән элемтәләрне һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклаучы буларак илебезнең имиджын ныгыту.

Конгресста дөньяның йөздән артык илендәге Россия җәмгыятьләреннән 400дән артык делегат, хакимиятнең төрле тармаклары һәм дәрәҗәләре, эшлекле даирәләр, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм белгечләр катнаша. Чара ике көн дәвам итә.

Ачылыш тантанасыннан тыш, 30 октябрьдә «Традицион гаилә кыйммәтләрен саклау мәсьәләләре», «Мәдәни-тарихи һәм дини мирасны саклау мәсьәләләре» пленар сессияләре дә планлаштырылган. Иртәгә мәйданчыкта тематик сессия утырышлары, шулай ук йомгаклау пленар утырышы уза.

Татарстан делегациясенә шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев, Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, ТР Рәисе ярдәмчесе Газинур Бакиров һ.б. рәсми затлар керде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100