news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Бөек Ватан сугышының һәр ветеранына игътибар бирергә кирәк

Җиңү көне - Россиянең һәр төбәге өчен бөек бәйрәмнәрнең берсе, изге көн. Бу хакта журналистларга Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Бөек Ватан сугышында катнашучылар белән онлайн-очрашудан соң белдерде.

«Безнең ил Җиңү өчен үз геройларының гомере белән түләгән бәяне аңлап, үзебезнең җиңүчеләргә хөрмәт белдерәбез. Бу көн белән бәйле чаралар санап бетергесез. Һәм күп кенә сәяси партияләр бу Җиңүнең мөһимлеген һәм аны тәэмин иткән кешеләрнең казанышларын аңлап, аларда катнаша», - диде парламент башлыгы.

«Бердәм Россия» партиясе инде 20 елдан артык 9 Май алдыннан Бөек Җиңүгә үз өлешләрен керткән Бөек Ватан сугышында катнашучылар, хезмәт ветераннары белән видеоочрашу үткәрә, дип өстәде Мөхәммәтшин.

«Һәм бу «Ветеранга шалтырату» акциясе дә кирәк. Аларны онытмауларын белү ветераннарның күңелен күтәрә. Бу безнең өчен дә мөһим», - диде ул.

Дәүләт Советы Рәисе «Ветеранга шалтырату» партия акциясе «алдагы буын тарафыннан кылынган изге эшләрне хәтердә саклау өчен» дәвам итәчәк, дип ышандырды.

«Сугыш авыр була, бик күп кеше һәлак була. Татарстанда бүген Бөек Ватан сугышында катнашкан 11 мең кеше яши, әмма алар өлкән яшьтә инде. Кызганыч, ветераннар вафат була. Һәм аларның һәркайсына без игътибар бирергә, хөрмәт күрсәтергә тиеш», - дип йомгаклады ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100