news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин Биектау Сабан туенда: Авылда яшәүчеләргә ял итү мөмкинлеге бирелә

Фәрит Мөхәммәтшин Биектау Сабан туенда: Авылда яшәүчеләргә ял итү мөмкинлеге бирелә
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Бүген Татарстан муниципалитетларында Сабантуйлар башланды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Биектау районы Сабан туенда булды һәм халыкны бәйрәм тантанасы уңаеннан котлады.

«Сабантуй бәйрәме — үзебезнең гореф-гадәтләрне саклап, әти-бабайлардан килгән бәйрәм. Республикада милли бәйрәмнәрне саклап калдык. Бик күп милләтләрнең бәйрәмнәре үтеп тора. Без бөтен халыклар белән бергә, бер гаилә булып бәйрәмнәрне үткәрәбез. Бу үзе бер зур байлык. Сабантуй вакытында аз булса да авылда яшәүчеләргә ял итү мөмкинлеге бирелә», — дип ассызыклады парламент җитәкчесе журналистлар белән сөйләшкәндә.

Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин авыл халкы өчен бәйрәмнең әһәмиятен билгеләп үтте.


«Авылларыбызда көн күргән халыкның эше күп. Чәчү тәмамланса, хәзер көтүләрне чыгаралар. Менә шул вакытта шушы бәйрәмгә килеп, аралашып, ял итеп, җырлар тыңлап бәйрәм итә торган тантана. Мин үземнең исемнән, республика җитәкчелеге һәм депутатлар исеменнән чыгыш ясадым, халыкка рәхмәт әйттем. Авыл халкы тырышлыгы белән ил табыны мул. Халкыбызга җан тынычлыгы, һәм яшәештә, хезмәттә уңышлар телим», — диде ул.

  • Сабантуй барышында районның төрле тармакларында хезмәт куючы алдынгылар һәм хезмәт ветераннарына бүләкләр бирелде. Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшинны да Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов районның 90 еллыгы уңаеннан истәлек медале белән бүләкләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot