Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин Биектау районында 13 укучыга паспортлар тапшырды
ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Биектау районының 6нчы мәктәбендә «Яшь гвардия»нең «Гражданлык сәгате» проекты буенча паспортлар тапшыру тантанасында катнашты. 13 укучы аның кулыннан документларны кабул итеп алды.
«Сезне бүген биредә шундый күркәм кыяфәттә күрү сөендерә. Районда яшь буынга белем, тәрбия алу һәм үзләрен олы тормышка әзерләү өчен барлык шартлар да тудырылуына ышанам. Ватанпәрвәрлеккә зур игътибар бирелә. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан бу аеруча актуаль. Педагогик составка аерым рәхмәт әйтәсе килә. Балалар, зур тормышка әзерләнегез һәм Татарстан белән горурланыгыз», – дип мөрәҗәгать итте Мөхәммәтшин мәктәп укучыларына.
Ул яшүсмерләргә республиканың алга киткән икътисады һәм предприятиеләрдә кадрларга кытлык булуы турында сөйләде, шуңа бәйле рәвештә балаларның яхшы укуларын, югары уку йортларына керүләрен һәм югары квалификацияле белгечләргә әверелүләрен теләде.
Моннан тыш, Мөхәммәтшин Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов белән бергә Бөек Ватан сугышы тарихы турындагы мәктәп квизында җиңүчеләрне дә бүләкләде. Командалар ТР Дәүләт Советы Рәисе кулыннан истәлекле бүләкләр алды.
«Мондый чаралар – илебез тарихы белән танышу, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга ихтирам билгесе ул», – дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз