Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин: Безнең фундаменталь кыйммәтләрне киләсе буыннарга тапшырырга кирәк
Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Президиумының бүген Баулы районында узган күчмә утырышында республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте.
«Баулы районында этномәдәни үсешкә, туган телләрне өйрәнүгә, яшьләрнең аңында милләтара, конфессияара тынычлык һәм татулыкны формалаштыруга зур игътибар бирелә, бу күпмилләтле республика өчен гаять мөһим», - дип искәртте парламент башлыгы.
Баулы шәһәренең 4нче гимназиясе һәм 2нче балалар бакчасында, шулай ук районның туган якны өйрәнү музеенда булганнан соң милли-мәдәни берләшмә вәкилләре моның чыннан да шулай булуына инанды. Утырыш үткәрелгән Муса Җәлил исемендәге район Мәдәният йортының фойесында җирле милли-мәдәни берләшмәләр эшчәнлегенә багышланган фотокүргәзмә оештырылган иде. Баулы районында татар, чуваш, удмурт милли-мәдәни үзәкләре һәм Татарстанның Рус милли-мәдәни берләшмәсе уңышлы эшләп килә. 2020 елның октябрендә Баулы районында Татарстан халыклары Ассамблеясының вәкиллеге ачылды.
«Муниципаль районнарда Ассамблея Советы Президиумының күчмә утырышларын үткәрү безнең традицион эш формасына әверелде», - дип искәртте Мөхәммәтшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз