Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин: Безнең флаг – рәсми символ гына түгел
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын Татарстан Республикасының Дәүләт флагы көне белән котлады.
«Безнең флаг – рәсми символ гына түгел. Өч дистә елдан артык инде ул герб һәм гимн белән беррәттән республикабызның мәдәни байлыгын чагылдыра, күпмилләтле халыкны берләштерүгә хезмәт итә», – дип язган ул телеграм-каналында.
Аның сүзләренчә, Татарстан әлеге байрак астында динамик үсешен дәвам итә, зур социаль проектларны гамәлгә ашыра, халыкара элемтәләрне ныгыта һәм Россиянең иминлегенә зур өлеш кертә.
«Бүген безнең флаг тагын да тирәнрәк мәгънә ала. Без аны чын геройлар – махсус хәрби операциядә катнашучылар кулында күрәбез. Алар өчен Татарстан байрагы – Ватаныбызның бер өлеше, аны алар намус белән, батырлык белән саклый. Ул – нык ихтыярның, кыюлыкның, туган йортка чиксез мәхәббәт һәм тугрылыкның символы», – диелә котлауда.
Дәүләт Советы Рәисе, Татарстанның Дәүләт флагы киләчәктә дә республика халкын изге эшләргә илһамландырыр, дигән ышаныч белдерде.
«Бәйрәм белән!» – дип тәмамлый ул мөрәҗәгатен.
Видео: t.me/faridmuhametshin
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз