news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Безнең бурыч – яшьләргә Җиңүнең кыйммәте турындагы белемнәрне тапшыру

Бүген Татарстан Дәүләт Советында парламент дәресе кысаларында үткәрелгән республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Быел иҗади конкурсларның республика этабында 447 укучы һәм 86 педагог катнашты. 56 укучы һәм 6 укытучы җиңүче дип табылды. 14 укучы лауреат булды.

Быел парламент дәресләре республика мәктәпләрендә 17-28 февраль көннәрендә узды. Алар Россиядә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде. Дәреснең темасы «Ватанга хезмәт итү — изге эш» дип аталды.

«Парламент дәресе үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү, актив гражданлык позициясе һәм җәмгыять алдында җаваплылык булдыру максатыннан үткәрелә. Без илебезнең данлыклы традицияләрен искә төшерәбез, ветераннарны, сугышчыларны, тыл хезмәтчәннәрен кадерләп искә алабыз, тарихи хәтерне саклау буенча бурычыбызны үтибез», – диде бүләкләү тантанасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Аның сүзләренчә, быел парламент дәресләрендә 1,2 меңнән артык мәгариф оешмасыннан 155 мең укучы, шулай ук Татарстан Дәүләт Советыннан, шәһәр һәм район советларыннан 400дән артык депутат катнашкан. Моннан тыш, махсус хәрби операциядә катнашкан 100дән артык кеше мәктәп укучылары белән очрашулар үткәрде.

«Безнең изге бурычыбыз - үсеп килүче буынга Җиңүнең кыйммәте һәм әһәмияте турындагы белемнәрне тапшыру, тарихны фальсификацияләүгә юл куймау. Республикада туып-үскән 700 меңгә якын кеше Бөек Ватан сугышына чакырылган. 378 мең татарстанлы һәлак булучылар, шул исәптән сугыштан әйләнеп кайтмаганнар дип исәпләнә. Биредә 180 меңнән артык кеше хәрби әзерлек узган», - дип ассызыклады Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100