news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Ватандашлар эшләре буенча координация советы утырышын уздырды

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тугандашлык буенча эшне көчәйтергә чакырды. Бу хакта парламент җитәкчесе бүген Татарстан Рәисе каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советы утырышында белдерде.

«Безгә тугандашлык буенча эшне көчәйтергә кирәк. Бездә бит районнарның, шәһәрләрнең тугандашлыгы инструменты бар. Тугандашлык килешүләре төзергә һәм республика дәрәҗәсендә, шулай ук муниципаль дәрәҗәдә, предприятиеләр дәрәҗәсендә дә элемтәләр урнаштырырга кирәк. Элемтәләр, делегацияләр белән ешрак алмашырга, бергә эшләргә, очрашырга кирәк. Бу без кулланырга тиешле яхшы инструмент», - диде парламент җитәкчесе һәм координация советы рәисе.

Ул белдергәнчә, ватандашлар белән эшләүгә Россия җитәкчелеге зур игътибар бирә. «Татарстанда чит илдә яшәүче ватандашлар белән эш Россиянең бердәм тышкы сәясәте юнәлешендә Россия Тышкы эшләр министрлыгы һәм Ватандашлар эшләре буенча хөкүмәт комиссиясе белән тыгыз элемтәдә алып барыла», - диде ул.

Агымдагы елның март аенда Россия Президенты Владимир Путин карары белән ватандашларны күчерү дәүләт программасына үзгәрешләр кертелде. Октябрьдә гражданлык турында яңа федераль закон кабул ителде, ә 23 ноябрьдә ватандашларга Россия гражданлыгы бирү механизмы камилләштерелде, дип искәртте спикер.

Ул утырышта катнашучыларны чит илдәге ватандашлар белән, шулай ук Татарстанда яшәүче чит ил кешеләре алар белән эшне активлаштыруны сорады. Бу алар «үзләрен уңайлы хис итсен өчен» кирәк. «Ватандашлар белән эшләү үзенчәлекле статус һәм әһәмият ала. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та аны хуплый», - диде Дәүләт Советы Рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100