news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин: «Бердәм Россия»нең Халык программасы безне иҗади эшкә туплый

Фәрит Мөхәммәтшин: «Бердәм Россия»нең Халык программасы безне иҗади эшкә туплый
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Бердәм Россия» партиясенең Халык программасы бүген бик кирәкле һәм күп яктан партия активын, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарын «барлык фронтлар буенча» иҗади эшкә туплый, күпмилләтле илебезнең һәр шәһәрендә һәм авылында тормыш сыйфатына уңай үзгәрешләр кертә. Бу хакта «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре, Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 25 мартта Түбән Новгородта узган «Нәтиҗә бар!» форумында журналистлар белән аралашканда белдерде.

Форумда яшь буынга тормышта үз-үзен табу өчен шартлар тудыру, заманча мәгариф һәм спорт инфраструктурасын үстерү, шулай ук кадрлар әзерләү, шул исәптән Россиянең технологик суверенитеты өчен дә, буенча партиянең Халык программасы нигезләмәләрен гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.

«Мин Түбән Новгородка «Бердәм Россия» оештырган зур форумда катнашу өчен зур канәгатьлек белән килдем, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, округ мәйданчыгы эшенә нәтиҗә ясап, – мондый форумнар хәзерге вакытта бөтен ил буйлап уза. Татарстан Халык программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре белән актив шөгыльләнә, республикада көчле партия активы формалашты, «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге сан буенча иң зурысы. Эш партиянең Югары советы Бюросы әгъзасы, ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның шәхси контролендә».

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, федераль үзәк ярдәмендә Халык программасы кысаларында Татарстан сизелерлек нәтиҗәләргә ирешкән. Тулай төбәк продукты 5,73 трлн. сум тәшкил итә. Республика төзелеш темплары буенча илдә икенче урында тора (2021 елдан башлап ел саен 3 млн.кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырыла), авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать буенча 4 нче урында тора. Татарстан – инвестиция кертү буенча лидерлар рәтендә (2 нче урын).

Республика шәһәрләрендә һәм авылларында социаль инфраструктура актив үсә. 5 ел эчендә республикада 43 яңа мәктәп үз ишекләрен ачкан, тагын 944 мәгариф учреждениесенә капиталь ремонт ясалган, 437 мәктәп автобусы кайтарылган. 37 яңа балалар бакчасы сафка бастырылган, 350 дән артыгы ремонтланган. Бу 1,5 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен чиратларның кискенлеген бетерергә мөмкинлек биргән.

Социаль газлаштыруга аерым игътибар бирелә: 2021 елдан башлап 40 меңнән артык гариза үтәлгән, программа тулыландырылганнан соң газ йөзләгән бакча ширкәтләренә җиткерелгән. Торак-коммуналь хуҗалык системасын модернизацияләү буенча эш башланган.

Махсус операция башлануга «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге партия активы Донбасска гуманитар ярдәм күрсәтә. Бөтен чорда Татарстаннан партия линиясе буенча гына да 279 йөк машинасында дүрт мең тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрелгән. «Без Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә ярдәм күрсәтүне дәвам итәбез, даими рәвештә гуманитар йөкләр җибәрәбез, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Яңа регионнар белән берлектә халыкны тизрәк тыныч тормышка кайтару өчен актив эш алып барабыз. Алар безнең йөк машиналарын көтәләр һәм бик теләп каршы алалар».

Исегезгә төшерәбез, «Бердәм Россия»нең яңа Халык программасына тәкъдимнәр җыюга стартны партия Рәисе Дмитрий Медведев 19 февральдә Екатеринбургта узган «Нәтиҗә бар!» хисап-программа форумында биргән иде. Казанда «Бердәм Россия» төбәк бүлекчәсенең «Нәтиҗә бар!» хисап-программа форумы 16 мартта партиянең Югары советы Бюросы әгъзасы, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм партиянең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре, ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узды. Партия программасы ике документтан торачак – бу аның эшендә яңача якын килү. Беренчесе – сайлау алды программасы, анда ил алдында торган мөһим бурычларны хәл итү, партиянең булачак парламент составының вәкаләтләре чорына эш планы җыелачак. Икенче блок партиянең төп идеологик һәм кыйммәтләр ориентирларын үз эченә алачак, Россиянең стратегик образын тасвирлаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot