news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: «Бердәм Россия» үз эшләре белән гражданнарның ышанычын аклый

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партиянең республика бүлекчәсе сәяси советы президиумының киңәйтелгән утырышын үткәрде. Анда оештыру мәсьәләләре, шулай ук Луганск һәм Донецк халык республикалары халкына ярдәм күрсәтү мәсьәләләре каралды.

Утырыш «Бердәм Россия» партиясе оештырылган көнне узды, шуңа күрә Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышын партиядәшләрен котлаудан башлады. Аның сүзләренчә, Татарстан бүлеге Россиядә иң күпсанлы булып кала, аның 129 меңнән артык әгъзасы бар.

«Бу сан артында зур оештыру эше тора. Безнең партия үз эшләре белән гражданнарның ышанычын аклый. Һәрвакыт шулай булырга тиеш, сайлаучыларның наказлары, кешеләрнең мөрәҗәгатьләре урыннарда партия бүлекчәләренең игътибар үзәгендә булырга тиеш. Бердәм хезмәтегез, бердәмлегегез өчен рәхмәт сезгә!» - диде Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин Президиумның киңәйтелгән утырышына йомгак ясап, партиядәшләрен гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләвен көчәйтергә кирәклегенә игътибар итте. «Гражданнарны шәхси мәсьәләләр буенча кабул итүгә бик игътибарлы һәм җентекләп әзерләнергә кирәк, – дип мөрәҗәгать итте ул утырышны видеоэлемтә режимында күзәтүчеләргә. - Кешеләр үзләрен борчыган сораулар белән килә һәм аларга ярдәм итәрләр дип өметләнә. Бу сезнең көндәлек эшегезнең төп бурычларының һәм юнәлешләренең берсе булырга тиеш».

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100