news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» праймеризында катнашу өчен документлар тапшырды

Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» праймеризында катнашу өчен документлар тапшырды
Фото: https://gossov.tatarstan.ru

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин парламент депутатлыгына кандидатлар буенча «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирүендә катнашу өчен документлар тапшырды. Ул журналистларга праймеризда катнашуның әһәмиятен аңлатты. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.

«Мин әле [сайлауларда катнашырга] карар кабул итмәдем. Бу хакта сөйләргә иртәрәк, әмма праймеризга документлар тапшырдым. Әгәр мин, республикада Россиянең зур партияләренең берсен җитәкләп, праймеризда катнашмасам, нәрсә килеп чыга? Мәскәү һәм Татарстаннан коллегалар аңламаячак. Болай килеп чыгачак: «Алга, атакага, ә генерал үзе, партия җитәкчесе куакларга кереп поса. Без болай җавапсыз эш итә алмыйбыз», - диде парламент башлыгы.

Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, бердәмроссиялеләр партия эшендә зур тәҗрибә туплаган, сайлаучыларның барлык теләкләрен тормышка ашырырга, алар белән бергә эшләргә тырыша. Ул «Бердәм Россия» вәкилләре башка сәяси партияләр белән хезмәттәшлек итә, әмма «бөтен җаваплылык – Дәүләт Советындагы иң зур фракциядә» дип өстәде.

«Шуңа күрә мин алдан тавыш бирүдә катнашырга булдым. Хәзерге катлаулы шартларда партиянең төбәк бүлеге секретаре, Дәүләт Советы Рәисе буларак катнашмыйча булдыра алмыйм», - дип ассызыклады парламент башлыгы.

«Бердәм Россия» Татарстанда VII чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлыгына партиядән тәкъдим ителәчәк кандидатлар буенча алдан тавыш бирү башлануы турында 26 мартта игълан итте. Праймериз 26 майга кадәр дәвам итәчәк.

Кандидатларны тәкъдим итү 27 мартта башланды һәм 25 апрельгә кадәр дәвам итә. Сайлаучыларны электрон тавыш бирүгә теркәү 24 майга кадәр, ә тавыш бирү үзе 20-26 майда узачак. Аның нәтиҗәләре 29 майга кадәр ясала.

Төбәктә балигъ булган яшьтәге һәркем праймеризда сайлаучы була ала. Моның өчен PG.ER.RU сайтында «Дәүләт хезмәтләре» ярдәмендә авторизация үтәргә кирәк.

VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар 2024 елның сентябрендә узачак. Партия исемлекләре буенча һәм бер мандатлы округларда биш елга 50шәр депутат сайланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100