news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин “Бердәм Россия» партиясенең электрон алдан тавыш бирүендә катнашты

Фәрит Мөхәммәтшин “Бердәм Россия» партиясенең электрон алдан тавыш бирүендә катнашты
Фото: https://gossov.tatarstan.ru

ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин җиденче чакырылыш парламент депутатлыгына кандидатлар буенча алдан тавыш бирүдә катнашты. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу процедура ТР Дәүләт Советына партиядән үзен тәкъдим итәргә ниятләгән һәркем өчен мәҗбүри. Электрон тавыш бирү 26 майга кадәр дәвам итә, ә депутатларны сайлау сентябрьдә узачак.

Элегрәк Мөхәммәтшин «Бердәм Россияне» илдә депутатлыкка кандидатларны билгеләү өчен ачык бөтенхалык алдан тавыш бирүне оештыра торган бердәнбер партия дип атаган иде. Бу процедураны үткәрү парламентарийларның сайлаучылар белән бәйләнешен ныгытырга, халык өчен актуаль проблемалар турында белергә мөмкинлек бирәчәк, дип саный ул.

Бу кандидатларга республика халкының фикеренә таянып эш итәргә ярдәм итәчәк, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot