news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: «Авторетроклуб-21» якынча 150 кешене берләштерә

Татарстанның «Авторетроклуб «ГАЗ-21» инде 150 кешене берләштерә. Аның төп максаты – туган илдә машина төзелешен пропагандалау белән шөгыльләнүче кешеләрне туплау. Бу турыда ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында клубның гомуми җыелышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, оешманың президенты Фәрит Мөхәммәтшин әйтте. Дәүләт Советы матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

«Татарстанда данлыклы «Волга ГАЗ-21» җанатарлары 18 ел элек үз клубын булдырды. Бүгенге көндә анда якынча 150 әгъза бар инде, шул исәптән бөтен республикадан тарихи автомото коллекциясе җыючылар. Клуб эшчәнлеге Татарстанда тарихи техника яратучылар хәрәкәте бар һәм уңышлы үсештә икәнен күрсәтә», – диде ул.

Җыелышта катнашучылар оешманың 2023 елда эшчәнлек нәтиҗәсен тыңлады. «Авторетроклуб-21» идарә рәисе Айдар Ибәтуллин сүзләренчә, ретроавтомобиль яратучылар Татарстанның бөтен районнарында бар. Ел саен оешмада катнашучылар саны арта, алар арасына яшьләр дә керә.

Утырышта 2024 елга планнар да кабул ителде. Быел ретромашиналар Җиңү көнендә шәһәр буйлап кабат узачак, аңа кадәр «Ветеран йорты янында парад»ка кушылачак. Клуб әгъзалары Яңа Чабаксарда фестивальдә, Екатеринбургта Урал ретромотоцикллар фестивалендә, Тольяттида автойөрештә, Марий Элда «Троъялский Фордзон» фестивалендә һәм башка чараларда катнашачак.

Мөһим чаралары берсе Зөя тауларында ХVII Халыкара тарихи техника фестивале була. Ул 16-18 августта уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100