news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Әтнә районы Сабан туена күрше Марий Элдан да халык күп килә

Фәрит Мөхәммәтшин: Әтнә районы Сабан туена күрше Марий Элдан да халык күп килә
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Бүген Әтнә районының Каенсар урманы янында районкүләм Сабантуй үтә. Милли бәйрәмдә «Татар-информ» хәбәрчесе дә эшли. Халыкны бәйрәм уңаеннан котлап, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әтнә Сабан туеның чын-чынлап милләтләр дуслыгын исбат итүен әйтте.

«Беләсезме, мин уйлавымча, чиста татар авылларында Сабантуй традицияләре саклана, буыннан-буынга күчә. Нәкъ Әтнәдәгечә. Халкыбыз Сабантуйларны көтеп ала, бу бәйрәм — очрашулар, хезмәтне данлау, күңелле уеннар урыны. Әтнә Сабан туена күрше Марий Элдан да халык күп килә», – диде Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга.

Шулай ук ул Әтнә районының авыл хуҗалыгы һәм икътисад тармагы буенча алдынгылар сафында булуын билгеләде. «Республикада интеграл күрсәткечләр буенча Әтнә районы 5 урында булса, терлекчелек нәтиҗәләре нигезендә 1 урында бара», – дип искәртте ул.

Фәрит Мөхәммәтшин Әтнә районы халкына дәүләт бүләкләре тапшырды һәм ат чабышларын тамаша кылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100