Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин: Ассамблея тынычлыкны саклау өчен икеләтә энергия белән эшләячәк
Кешеләр үзләрен ышанычлы хис итсен, республикада тынычлык булсын өчен Татарстан халыклары Ассамблеясы икеләтә энергия белән эшләячәк. Парламент башлыгы, ТР халыклары Ассамблеясы Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда Татарстан халыклары ассамблеясе советы утырышында шулай дип белдерде.
«Төп капитал – кешеләр. Алар белән эшләү кыен, без төрле, әмма Ассамблеяның активы – әзерлекле һәм битараф түгел. Сезнең ярдәм белән без халыкны борчыган барлык сорауларга да җавап бирә алабыз», - диде Мөхәммәтшин.
Быел Ассамблея Советы президиумының күчмә утырышлары практикасы дәвам итәчәк, дип өстәде ул. «Мондый күчмә утырышлар республика районнарында коллегаларыбызның ничек яшәвен яхшырак белергә, кирәк булган очракта аларга ярдәм итәргә, үзләренә дә нәрсәгәдер өйрәнергә мөмкинлек бирә», - дип искәртте Дәүләт Советы Рәисе.
Ул шулай ук Ассамблеяның күп эшләр башкаруын билгеләп үтте. Әмма, Мөхәммәтшин сүзләренчә, милли-дини һәм рухи-мәдәни өлкәләрдә хәл итүне таләп иткән проблемалар һәм бурычлар җитәрлек әле. «Шунлыктан бу юнәлештә эзлекле һәм системалы эшне дәвам итәргә кирәк. Безнең уңышның нигезе – бердәмлектә һәм хакимиятнең барлык дәрәҗәләренең гражданлык җәмгыяте, ягъни сезнең актив ярдәмегез белән эшләвендә», - дип искәртте ул.
Дөньядагы сәяси вазгыять турында сөйләгәндә, парламент башлыгы Татарстанның, бөтен Россия кебек үк, илнең яңа субъектларында яшәүчеләргә, күченергә мәҗбүр булучыларга, мобилизацияләнгән гражданнар һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтүен дәвам итүен искәртте.
Милли-мәдәни автономияләр узган елның март-апрель айларында Донбасс халкына гуманитар ярдәм җыю акциясен оештырды. Октябрьдән ноябрьгә кадәр Ассамблея вәкилләре берничә тапкыр Казанда мобилизацияләнгән гражданнар өчен оештырылган полигонда булды, җылы әйберләр, кыр шартларында ризык әзерләү өчен мичләр, казаннар алып килде, милли ашлар белән сыйлады, дип сөйләде ул.
«Төркия һәм Сириядәге җир тетрәү яңа сынау булды. Меңләгән бина җимерелде, йөзләгән мең кеше үз өйләренә кайта алмый, дистәләрчә мең кеше һәлак булды. Торак йортлар гына түгел, чиркәүләр, мәчетләр, тарихи һәм мәдәни мирас объектлары да җимерелде», - дип сүзен дәвам итте Мөхәммәтшин.
Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкилләре дә моннан читтә калмады. Алар беренче көннәрдән үк булдыра алганча ярдәм күрсәтә. Мисал өчен, зыян күрүчеләргә җылы киемнәр һәм беренче чиратта кирәкле әйберләр җыелган, дип хәбәр итте Дәүләт Советы Рәисе. Ул шулай ук җир тетрәүдә һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алырга тәкъдим итте.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз