news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин Әнәс Гыйматдиновны 90 яшьлек юбилее белән котлады

Фәрит Мөхәммәтшин Әнәс Гыйматдиновны 90 яшьлек юбилее белән котлады
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Татнефть» генераль директорының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча элеккеге урынбасары Әнәс Гыйматдиновны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Атказанган нефтьче үзенең 90 яшьлек юбилеен гаиләсе белән каршылады. Әнәс Кыям улы һәм аның хатыны Тәнзилә Бакировна өч бала үстергәннәр, хәзер оныклар тәрбиялиләр.

Бүген ветеранны Татарстан Республикасы Рәисенең нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаветдинов, Әлмәт районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова һәм «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов котладылар.

Гүзәл Хәбетдинова Әнәс Гыйматдиновның Әлмәтне торгызуга керткән зур өлешен билгеләп үтте. Ул эшләгән елларда шәһәрнең зур предприятиеләре – «Радиоприбор» заводы, Әлмәт электр насослары заводы, торба заводы, оек фабрикасы һәм башкалар, шулай ук социаль һәм мәдәни объектлар төзелә. Аның вакытында 3 нче микрорайон төзелеше дә башланды.

  • Әнәс Гыйматдинов – ТР Әлмәт районының Мактаулы гражданины (2023 елдан), СССР нефть сәнәгате министрлыгының Мактаулы нефтьчесе, РФнең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре, Россия Энергетика министрлыгының атказанган хезмәткәре, «Татнефть» компаниясенең мактаулы нефтьчесе.
news_right_1
news_right_2
news_bot