news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин Алсуга Мәскәү Сабан туенда «ТАССРның 100 еллыгы» медален тапшырды

Фәрит Мөхәммәтшин Алсуга Мәскәү Сабан туенда «ТАССРның 100 еллыгы» медален тапшырды
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Мәскәүнең «Коломенское» музей-тыюлыгында узган Сабан туенда җырчы Алсу Татарстанның мәдәни һәм рухи мирасын саклауга һәм үстерүгә керткән зур өлеше өчен «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән бүләкләнде. Артистка бүләкне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисткасы үз эшчәнлегенә югары бәя биргәннәре өчен рәхмәт белдерде.

«Мондый югары бүләк өчен бик зур рәхмәт. Минем өчен бүген ике туган республикам – Татарстан һәм Башкортостанны тәкъдим итү зур мәртәбә. Мин чыгышым белән горурланам һәм барыгызны да чын күңелдән матур бәйрәм белән котлыйм!» –диде җырчы.

Алсу Сабан туенда катнашучыларга тынычлык, сәламәтлек һәм күтәренке кәеф теләде.

Алсудан тыш, дәүләт бүләкләрен шулай ук Россиянең һәм Татарстанның башка күренекле эшлеклеләре дә алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot