Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин Аккош күлендә Сабан туенда булды
Бүген Аккош күлендә Казан Сабан туе булды. Бәйрәм уңаеннан халыкны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлавын ирештерде.
«Сабантуй — бердәмлек бәйрәме. Бирегә төрле милләт халкы бергә җыела, безне берләштерә торган бәйрәм бу. Авылларыбызда яшәүче халыкка рәхмәт! Аларның яше олыгаеп бара, ләкин матур итеп эшләп Татарстанда яшәүче дүрт миллион кешене ризык белән тәэмин итәләр һәм гореф-гадәтләрне саклыйлар. Алга таба бергә күрешеп торулар насыйп булсын», — диде Парламент җитәкчесе журналист белән аралашканда.
Чара барышында Апас, Яңа Чишмә, Кама Тамагы, Әлки, Чистай һәм Югары Ослан районнарының ишегаллары да эшләде. Аларда җирле иҗат коллективларының концерт номерларын күрсәтелде, биредә һөнәрчелек мәйданчыклары да оештырылган иде.

Көрәш келәмендә абсолют чемпион булып Түбән Новгородтан Ренат Гималетдинов танылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз