news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин аккаунтының ялган игезәге барлыкка килгәннән соң уяу булырга чакырды

Фәрит Мөхәммәтшин аккаунтының ялган игезәге барлыкка килгәннән соң уяу булырга чакырды
Фото: © «Татар-информ»

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Telegram-аккаунтының ялган игезәге барлыкка килгәннән соң язылучыларын уяу һәм сак булырга чакырды.

«Бүген мошенникларның Телеграм мессенджерында минем исемнән хәбәрләр таратуы билгеле булды. Сак булыгыз!» - дип язган сәясәтче.

«Мошенниклар белән телефоннан сөйләшмәгез һәм язышмагыз, аларның үтенеч һәм янауларына илтифат итмәгез», - дип киңәш бирде Мөхәммәтшин.

«Социаль челтәрләр һәм мессенджерларда җитәкчеләр һәм коллегалардан стандарт булмаган хәбәрләр алганда альтернатив элемтә чараларын кулланып, мисал өчен, телефоннан турыдан-туры шалтыратып мәгълүматны раслагыз», - дип өстәде ул.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы мошенникларның Фәрит Мөхәммәтшинның ялган Telegram-аккаунтын ясавы хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100