news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин аграрийлар һәм нефтьчеләр турында: Безнең уртак тел табуыбыз мөһим

Фәрит Мөхәммәтшин аграрийлар һәм нефтьчеләр турында: Безнең уртак тел табуыбыз мөһим
Фото: https://gossov.tatarstan.ru

Бүген Санкт-Петербургта Россия Закон чыгаручылар советы президиумы һәм советның үзенең утырышлары узды. Ике чарада да Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Закон чыгаручылар советы президиумы әгъзасы, Халыкара хезмәттәшлек проблемалары комиссиясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Президиум утырышында федераль һәм төбәк парламентарийлары авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең әйләнешен камилләштерү, аларны нәтиҗәле файдалану һәм саклау чаралары, шулай ук туризм өлкәсендәге закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышты.

Депутатлар җир мөнәсәбәтләре үсешен тоткарлый торган төп проблемалар арасында җирдән файдалану җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле, җир кишәрлекләрен бер категориядән икенчесенә күчерү механизмнарының камил булмавын, авыл хуҗалыгы җирләрен билгеләнеш буенча файдаланмау һәм аларның торышы начарлануын искәртте.

Шуңа бәйле рәвештә Дәүләт Думасы вице-спикеры Ирина Яровая авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне нәтиҗәле әйләнешкә кертү буенча кабул ителгән төбәк программаларына мониторинг һәм аудит уздырырга, шулай ук җирләрне авыл хуҗалыгы әйләнешенә кайтару һәм ташландык басуларны үзләштерүче намуслы фермерларга ярдәм итү буенча иң яхшы төбәк тәҗрибәләрен гомумиләштерергә тәкъдим итте.

Закон чыгаручылар советы президиумы утырышына йомгак ясап, Фәрит Мөхәммәтшин көн тәртибенә кертелгән ике мәсьәләнең актуаль һәм кирәкле булуын әйтте. Татарстанның уңдырышлы җирләрдә эшли торган предприятиеләр белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсен бик мөһим, дип санавын белдерде ул.

Аерым алганда, бу нефтьчеләр һәм газчылар, эшләр башкарганнан соң мәҗбүри рәвештә җирләрне тиешле тәртипкә китерә, басуларны су һәм җил эрозиясеннән саклау өчен урман утырта. «Бер икътисадның икенчесенә каршы килмәве кирәк: нефть чыгару һәм авыл хуҗалыгы. Безнең уртак тел табуыбыз мөһим», - диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100