news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Аграр белемне бүген заманча эчтәлек белән тулыландырырга кирәк

Бүген Казан дәүләт аграр университетында «Татарстан - яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советы утырышында республика агросәнәгать комплексы өчен белгечләр әзерләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Моннан тыш, хәрәкәт әгъзалары 2022 елдагы эшкә нәтиҗә ясадылар һәм алдагы чорга планны расладылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, «Татарстан - яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Татарстан - яңа гасыр» хәрәкәтенең Югары советы утырышы әлеге тема буенча Россиянең иң борынгы аграр югары уку йортында (быел КДАУ үзенең йөзьеллыгын билгеләп үтте) очраклы рәвештә генә үтмәде. Бу вакыт эчендә биредә республиканың һәм илебезнең авыл һәм урман хуҗалыгы өчен 40 меңгә якын белгеч әзерләнгән.

«Югары квалификацияле кадрлар - республика агросәнәгать комплексының киләчәк үсеше уңышының турыдан-туры нигезе, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, - авыл хуҗалыгы, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате соңгы елларда икътисадый үсеш драйверларына әверелә. Моннан тыш сүз илнең азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү турында бара».

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Татарстан өчен агросәнәгать комплексы икътисадның 10 проценттан артык тулай төбәк продуктын формалаштыра торган төп тармакларының берсе. Республиканың авыл хуҗалыгы Россиядә алдынгылар рәтендә (тулаем сөт саву буенча 1 нче урында, бәрәңге җитештерү буенча 2 нче урында, ит җитештерү буенча 6 нчы урында һәм йомырка җитештерү буенча 7 нче урында).

Быел шулай ук рекордлы уңыш - 5 млн тоннадан артык ашлык җыелды. «Мондый нәтиҗә барлык дәүләт хакимияте органнарының, җирле үзидарәләрнең һәм хуҗалыкларның, шул исәптән кече хуҗалыкларның бердәм, системалы эше нәтиҗәсендә мөмкин булды; республикада 470 меңнән артык шәхси хуҗалык, 4 меңнән артык фермер хуҗалыгы һәм 300 авыл хуҗалыгы кооперативы булдырылды», - дип басым ясады парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, бүген авыл хуҗалыгы югары технологияле индустриягә әверелә, күп эшләр автоматлаштырылган, цифрлы чишелешләр, иярченле модельләштерү һәм озату, ясалма интеллект һәм зур мәгълүматларны эшкәртү системалары кертелә. «Әмма алга таба бару техник яктан яңадан кораллану, финанслау, инновацион технологияләр җәлеп итү белән генә бәйле түгел, ул кадрлар белән тәэмин ителүгә бәйле», - дип саный Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин, булачак яшь белгечләр алдынгы белем алсын һәм аларны гамәлдә куллана алсын өчен, перспективалы тикшеренүләрдә һәм проектларда катнашу, авыл хуҗалыгында уңышлы карьера төзү мөмкинлеге булсын өчен аграр белемне бүген заманча эчтәлек белән тулыландырырга кирәк, дип ассызыклады.

Фәрит Мөхәммәтшинның сүзләренә караганда, һөнәри юнәлеш бирү эше, вузларның матди-техник базасын яңарту, студентларны гамәли яктан әзерләүне тәэмин итүче база авыл хуҗалыгы оешмаларына преференцияләр бирү өлешендә дә хәл итәсе мәсьәләләр кала.

Бүген үк утырышта «Татарстан - яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәтенең 2022 елдагы эшенә йомгак ясалды. Әлеге мәсьәлә буенча тулырак доклад белән Башкарма комитет рәисе Алсу Тарханова чыгыш ясады. Утырыш ахырында иҗтимагый хәрәкәт активистларына бүләкләр тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100