Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин Әфганстанда һәлак булган солдатларны искә алды
Татарстанның Спас районында Геройлар аллеясында Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 35 еллыгына багышланган митинг булды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Спас районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов, шулай ук иҗтимагый оешма җитәкчеләре катнашты.
«Безнең халык өчен 15 февраль – онытылмаслык көн, бу көнне Совет армиясенең солдат һәм офицерлары Әфганстан территориясен калдырып өйләренә әйләнеп кайтты. Әлеге сугышны төрлечә бәяләсәләр дә, шунысы көн кебек ачык – без Әфганстанда тотрыклылык һәм тынычлык гаранты булдык. Бүген Россиягә янә шундый вазифа йөкләнде. Әйтик, Спас районыннан 86 ир-ат махсус хәрби операция зонасына китте. Мин җиңүнең безнең якта булачагына ышанам», - диде муниципалитет башлыгы.
Очрашуга килүчеләрне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Хөкүмәте исеменнән сәламләп, Фәрит Мөхәммәтшин Әфганстан территориясендәге сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан кешеләрне искә алу мөмкинлеге тууга шат булуын белдерде.
«Илне саклау - безнең изге бурыч. Мондый көннәрдә безнең геройларыбыз, аларның батырлыгы турында сөйләргә кирәк. Бүген илебез көчле җир тетрәүләр булган Төркия һәм башка илләргә ярдәм күрсәтә. Әлеге бәла-каза нәтиҗәсендә меңләгән кеше һәлак булды. Республикабыз да бу юнәлештә актив ярдәм итә. Без анда гуманитар йөк һәм белгечләр җибәрәбез. Без башкача яши дә алмыйбыз», - дип искәртте Мөхәммәтшин.
Митингта катнашучылар Әфганстанда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алды һәм мемориалга чәчәкләр куйды.
Әфганстан территориясендәге сугыш хәрәкәтләрендә Спас районыннан йөзгә якын кеше катнашкан, шуларның алтысы һәлак булган. Бүген районда хәрби хәрәкәт ветераннары булган 36 кеше яши. Шуларның берсе хәзерге вакытта Украинадагы махсус хәрби операциядә катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз