Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин адресына 76 яшьлек туган көне уңаеннан котлау телеграммалары килә
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга 76 яшь тулды. Сәясәтчегә Россия һәм чит ил коллегаларыннан котлаулар килә, дип хәбәр итә республика парламентының матбугат хезмәте.
Котлау сүзләрен РФ Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко җиткергән. «Сезнең үткәнегездә җаваплы һәм мөһим эш тәҗрибәсе, Татарстан Республикасы исеменнән күп кенә әһәмиятле казанышлар тупланган, – , – Сез үзегезне искиткеч профессионал, сүзендә тора торган кеше буларак таныттыгыз, Сезнең өчен җиңә алмастай кыенлыклар юк, якташларыгыз мәнфәгатьләренә тугры хезмәт итү төп тормыш ориентирлары булды һәм булып кала. Сез республиканың социаль-икътисади потенциалын тормышка ашыруга ярдәм итүегезне дәвам итәрсез дип ышанам», – диелә котлау телеграммасында.
«Төбәк алдында торган сайлаучылар мәнфәгатьләрен яклаучы мәсьәләләрне законнар аша хәл итеп Сез Татарстан Республикасы үсешенә зур өлеш кертәсез, уңышлар, сәламәтлек һәм эшләрегенең уң булуын телим», – дип билгеләп үткән РФ Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин үзенең котлау телеграммасында.
«Күп еллар Сез Татарстан Дәүләт Советының алыштыргысыз Рәисе һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк бүлеге Секретаре булып торасыз, бу Сезнең туган республикага һәм илгә файдалы булырга чын күңелдән омтылуыгызны күрсәтә. Сезгә, тәҗрибәле дәүләт һәм иҗтимагый-сәясәт эшлеклесенә, бүгенге көндә алып барылган зур эшләрне гамәлгә ашыру өчен бетмәс илһам, көч һәм энергия, барлык максатларга ирешүдә уңышлар телим, алар, ышанам ки, һәрвакыт безнең яраткан Татарстанның һәм аның халкының иминлеге белән бәйле», – дип басым ясый Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
«Бу истәлекле көнне Сезгә җаваплы эшегездә зур уңышлар, нык сәламәтлек, иминлек телим. Казахстан белән Татарстан арасында Казахстан белән Россиянең стратегик партнерлыгы принципларына нигезләнгән дуслык мөнәсәбәтләре динамик үсеш алачагына ышанам», – диелә Казахстан Республикасы Парламенты – Мәҗлесе Рәисе Ерлан Кошановның котлау сүзләрендә.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына субъектларның дәүләт хакимияте закон чыгару (вәкиллекле) органнары җитәкчеләреннән, Россия Федерациясе төбәкләре башлыкларыннан, РФ Федераль Союз Дәүләт думасы депутатларыннан, Казанда аккредитацияләнгән чит илләрнең дипломатик вәкиллекләре җитәкчеләреннән котлау телеграммалары килүен дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз