news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин 75 яшьлек юбилеен ничек билгеләп үтәчәге турында сөйләде

Май аенда Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбиляр бу көнне гаиләсе белән үткәрергә җыена. Бу хакта ул бүген журналистларга сөйләде.

«Мин – бәхетле кеше. Май аенда гаиләм, дусларым белән 75 яшьлегемне билгеләп үтәчәкмен. Сәламәтлектә 50 ел гомер кичергән тормыш иптәшем белән без әти һәм әниләребез нигез салган традицияләрне саклыйбыз. Без балаларыбызны аякка бастырдык, оныкларыбызны үстерергә булышабыз, гаиләбезнең гореф-гадәтләрен, өлкәннәргә, кешеләргә ихтирамлы мөнәсәбәтебезне тапшырабыз, гадел һәм намуслы булырга өйрәтәбез. Бу безнең гаилә тормышының принциплары. Монда тормыш иптәшем Луиза Әкрәм кызының өлеше зур дип саныйм», –  диде ул.

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, алар хатыны белән «бер-берсен хөрмәт итә һәм моны балалары да сизә».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100