Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин: 2023 елда халыкның берлеген һәм бердәмлеген саклау мөһим
Киләсе 2023 ел социаль-икътисади һәм сәяси яктан җиңел булмаячак, шуңа күрә Россия халкының берлеген һәм бердәмлеген саклап калу мөһим. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентының 39нчы утырышында белдерде. Ул бу турыда депутатларның 2022 елдагы эшенә йомгак ясап әйтте.
«Бүген без Украинада махсус хәрби операция һәм глобаль санкцияләргә каршы тору шартларында яшибез. Республикада икътисадны үзгәртеп кору дәвам итә, продукция һәм комплектлау материаллары китерүнең яңа логистикасы җайга салына. Без импортны алмаштыра торган производстволар булдыру һәм эш урыннарын саклау юнәлешендә эшлибез», – диде парламент җитәкчесе.
Мөхәммәтшин сүзләренчә, бөтен Россиядәге кебек үк, Татарстанда да илнең яңа субъектларында яшәүчеләргә, күченергә мәҗбүр булучыларга, мобилизацияләнүчеләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына гуманитар ярдәм җыю оештырылган. Ул депутатларга, предприятие һәм муниципалитет җитәкчеләренә, шулай ук мондый йөкләрне махсус хәрби операция зонасына җибәрүче һәм озатучы волонтерларга рәхмәт белдерде.
«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов даими игътибар күрсәткәнлектән һәм федераль үзәк ярдәме белән, хакимият органнарының бизнес белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге җайга салынды, республика икътисады моңарчы күрелмәгән тышкы сынауларга югары тотрыклылык күрсәтә. Барлык база индикаторлары буенча – тулаем төбәк продукты, сәнәгать җитештерүе, төзелеш, инвестицияләр буенча үсеш теркәлә», – диде докладчы.
Мөхәммәтшин парламентның быелгы эше турында сөйләгәндә билгеләп үтүенчә, Дәүләт Советының 11 утырышы уздырылган, 234 мәсьәлә каралган, шуларның 200дән артыгы, ягъни 85 процент тирәсе – социаль юнәлештәге.
Парламентара элемтәләргә килгәндә, хәзерге вакытка Россиянең 37 субъекты белән хезмәттәшлек турында 43 килешү, федераль хакимият органнары белән ике килешү, чит илләр белән 11 килешү һәм беркетмә төзелгән.
Бу елда парламент җитәкчелеге һәм комитетлары адресына 4,5 мең мөрәҗәгать килгән, бу узган ел белән чагыштырганда 44 процентка кимрәк, дип хәбәр итте Дәүләт Советы Рәисе. 2023 елга якынча планга 29 закон проекты кертелгән инде, дип өстәде ул.
«Алга таба да катлаулы, үзгәрә торган шартларга профессиональ җавап биреп, икътисадның тотрыклылыгына һәм үсешенә, гражданнарның социаль якланганлыгы дәрәҗәсенә, авыл халкының эшлекле активлыгын арттыруга ярдәм итәчәкбез. Шулай ук үсешнең милли максатларын һәм илкүләм проектларны, республика планнарын һәм программаларын гамәлгә ашыру өстен тора», – диде Мөхәммәтшин.
Татарстан Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышы республика парламентының көзге сессиясен тәмамлады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз