news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин 11 шәһәр һәм район хастаханәсенә 17 автомобиль ачкычы тапшырды

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 11 шәһәр һәм район хастаханәсенә 17 автомобиль ачкычы тапшырды. 

Машиналар «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча бирелгән.

"Беренчел медицина-санитар ярдәме үтемле һәм ашыгыч булсын өчен, машиналар бик кирәк. Республика бюджетыннан тармакка һәрвакыт зур игътибар күрсәтелде. 2020 елдан бирле РФ һәм ТР казнасыннан медицина тармагына 500 дән артык машина тапшырылды", - дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев исеменнән медицина хезмәткәрләренә авыр, җаваплы хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде.

"Тармак алдында каршылыклар һаман килеп чыгып тора. Ковид бөтен дөньяга боз кебек ишелеп төште, халык сәламәтлеген кайгырту өчен, сезгә алгы сафта булырга туры килде. Сезгә иң югары бәя", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Машина ачкычлары Әгерҗе, Чүпрәле, Кукмара, Питрәч, Спас, Теләче, Чирмешән, Чистай, Урыссу хастаханәләренә, Әлмәт, Түбән Кама балалар шәһәр хастаханәләренә тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100