Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мостюков: Әти – ил иминлеге өчен көчле институт булдырган беренче татар
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Социалистик Хезмәт Герое, радиоэлектроника үсешенә зур өлеш керткән галим Илдус Мостюковка һәйкәл ачылды. Улы Фәрит Мостюков чыгышында әтиләре белән бик горурлануларын билгеләп узды.
«Әтиебезне хаклы рәвештә Казан радиоэлектроника фәнни-эзләнү институтына нигез салучы дип атый алабыз. Мостюков – Татарстан һәм Советлар Союзының генераль конструкторы, илнең иминлеген һәм саклануга сәләтен ныгыту буенча дәүләт әһәмиятендәге бурычларны хәл итү өчен куәтле коллективлы көчле институт булдырган беренче татар», – диде Фәрит Мостюков.
Ул Илдус Мостюковның илдә радиоэлектроника үсешенә бәһасез зур өлеш керткәнен билгеләп узды. «Казан һәм гомумән республика танып белү системасын эшләү өлкәсендә илнең әйдәп баручы үзәкләре булды», – диде Фәрит әфәнде.
Мостюков җитәкчелегендә «үзебезнеке – читнеке» («пароль») самолетларны танып белү гомумгаскәри дәүләт системасы булдырылганга 50 елдан артык вакыт узган. Әлеге система илдә радиосәнәгатьнең мөһим казанышы булып тора. Ул хәзер дә Россия армиясе һәм флотында кулланышта. Система әле озак еллар ил оборонасының мөһим чарасы буларак кулланылачак, дигән фикердә Фәрит Мостюков. «Ул безнең өчен буй җитмәслек, чагыштыргысыз йолдыз булды һәм булып калачак», – диде Мостюков.
Тантанада Илдус Мостюковның кызы Фәридә ханым һәм Илдус аганың дүрт оныгы да катнашты. «Без әтиебез белән горурланабыз. Аны шулай хөрмәтләгәннәре өчен Татарстан Хөкүмәтенә һәм Казан хакимиятенә рәхмәт белдерәбез», – диде алар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз