news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мифтахов Нурлат интернат-мәктәбендә Белем көнендә катнашты

Фәрит Мифтахов Нурлат интернат-мәктәбендә Белем көнендә катнашты
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Нурлат районы якташлык җәмгыяте башлыгы, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе, Татарстан Республикасының «Болгар» милли хәйрия фонды идарәсе рәисе, хәйрияче, академик Фәрит Мифтахов Нурлат районының «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар Нурлат интернат-мәктәбе»ндә Белем көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фәрит Фәиз улы Казанда гомер итүче якташлары һәм Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге исеменнән Нурлат интернат-мәктәбе укучыларына һәм мәктәп коллективына сәламләү сүзләрен һәм иң җылы теләкләрен җиткерде.

Фәрит Мифтахов - Нурлат районы интернат-мәктәбе белән озак вакытлардан бирле тыгыз элемтәдә булган иганәчеләрнең берсе. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар аның ярдәмен һәрдаим тоеп, бүләкләренә шатланып яши. Белем көне уңаеннан да ул интернат-мәктәпкә бүләкләр белән кайткан.

Бүгенге көндә Нурлат интернат-мәктәбендә 166 бала белем ала. Аларның күпчелеге биредә укып кына калмый, яши дә. Интернат-мәктәптә мөмкинлекләре чикләнгән балаларга белем бирү белән бергә аларны олы тормышка да әзерлиләр, мөстәкыйльлеккә өйрәтәләр, һөнәр бирәләр. Бүген Нурлат интернат-мәктәбе зур һәм тату гаилә булып яши.

news_right_1
news_right_2
news_bot