news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Галимов: Исхакый турында тыңлап, ярый, татар булып туганмын, дип горурланып утырдым

Бөтендөнья татар конгрессының Чистай бүлеге җитәкчесе Фәрит Галимов Чистайның Яуширмә авылында Гаяз Исхакыйга багышланган түгәрәк өстәлдә катнашкан.

«Мин үзем «безнең Гаяз Исхакый» дип әйтергә яратам, ул безгә «кайта». Аның мирасы буенча күп эшләр башкаручыларга – Лена Гайнанова, аның ярдәмчеләренә – беренче көннән үк Исхакыйны «кайтарырга» тырышып йөрүчеләргә бик зур рәхмәт», – дип белдергән Фәрит Галимов.

Ул Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы директоры Светлана Скучаевага мөрәҗәгать итеп, аңа рәхмәтен әйтте. «Ул килү белән Исхакый укулары күтәрелеп китте. Шундый кешеләр милләтебезне, телебезне саклаучылар», – дигән.

«Мин Гаяз Исхакый тарихын шәхсән аз беләм. Лена Гайнанова сөйләгәннәрне рәхәтләнеп тыңладым, ярый әле, татар булып туганмын дип, шатланып, горурланып утырдым», – дип билгеләп узган Фәрит Галимов.

news_right_1
news_right_2
news_bot