news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Габделганиев «Урам» паркында фудтрак хуҗалары белән очрашты

Фәрит Габделганиев «Урам» паркында фудтрак хуҗалары белән очрашты
Фото: ТР Рәисе каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил матбугат хезмәте

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев Казанның «Урам» паркындагы фудтраклар тукталышында булды. Сәфәрнең сәбәбе – 2026 елның 1 сентябреннән «Сәүдә эшчәнлеген дәүләти җайга салу нигезләре турында» федераль законга төзәтмәләр үз көченә керү. Алар беренче тапкыр федераль дәрәҗәдә «мобиль сәүдә объекты» төшенчәсен билгели.

«Мин бизнеста әлеге форматның ничек эшләвен, эшмәкәрләрнең нинди сораулары булуын һәм вазгыятьне яхшы якка үзгәртә торган яңа кагыйдәләр турында фикер алышырга теләдем», — дип сөйләде Фәрит Габделганиев.

Ул аңлатканча, элек мобиль нокталарны гадәти стационар булмаган сәүдә объектларына — ларек һәм павильоннарга тиңли иделәр. Хәзер закон аларның үзенчәлеген таный. Бу мобиль сәүдәне «соры» зонадан хокукый кырга күчерә, артык административ киртәләрне бетерә һәм бизнеска ышаныч бирә.

Төп үзгәрешләр: бердәм федераль кагыйдәләр, берничә ноктада эшләү мөмкинлеге, җир хуҗасы белән килешкәндә урнаштыру схемасына кертүнең гадиләштерелгән процедурасы, «сәүдә мәйданнары нормативы» сәбәбе белән баш тартуны тыю. Хосусый җирдә урнашкан гамәлдәге объектлар 1 декабрьгә кадәр схемага кертү турында гариза бирергә тиеш. Яңа схемаларны раслау нокталарны ябу өчен нигез булып тормый. Крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары өчен ташламалар каралган.

Шул ук вакытта Татарстан Республикасының бизнес-омбудсмены законның әле үз көченә генә керүен һәм хокукый куллану практикасының формалашмаган булуын билгеләп үтте. «Безнең бурыч – эшмәкәрләр белән бергәләп бу юлны узу, «тар урыннарны» ачыклау. Сораулар туса, ТР бизнес — омбудсмены аппаратына мөрәҗәгать итегез. Без документлар, аңлатмалар, хокукларны яклау белән ярдәм итәрбез. Яңа закон бизнеска каршы түгел, ә аңа ярдәмгә эшләргә тиеш», - дип йомгаклады Фәрит Габделганиев.

news_right_1
news_right_2
news_bot