news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Габделганиев Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка дәгъва кыла

Фәрит Габделганиев Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка дәгъва кыла
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстанда эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев 50 нче Биектау бер мандатлы округы буенча VII чакырылыш ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлауларда катнашачак.

Бизнес-омбудсмен бүген документларын Биектау районының территориаль сайлау комиссиясенә тапшырган.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлауларда тавыш бирү Дәүләт Думасына сайлаулар белән бер үк вакытта – 18, 19 һәм 20 сентябрьдә узачак.

Исегезгә төшерәбез, Дәүләт Советы депутаты мандаты гыйнвар аенда Азат Җиһаншин, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгын җитәкләп, республика хөкүмәтенә эшкә күчкәч бушады.

news_right_1
news_right_2
news_bot