Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Габделганиев: Салым үзгәрешләре һәм республика эшмәкәрләренең яңа чынбарлыгы
Татарстан Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил — Татарстан Рәисе ярдәмчесе Фәрит Габделганиев «Татар-информ» агентлыгының баш редакторы Ринат Билаловка кече һәм урта эшмәкәрлекнең салым үзгәрешләренә яраклашуы, административ киртәләрне юк итү һәм һөнәрчеләргә һәм гаилә бизнесына махсус төбәк статусы бирү турында сөйләде.
«Саннарга һәм фактларга гына таянабыз»
Фәрит Солтанович, без сезнең белән Россия эшмәкәрләре көне алдыннан очраштык. Бүген без бизнес-климат турында төрле фикерләр ишетәбез: ел башыннан салым шартлары яңарды, сорау динамикасы да үзгәрде. Сез вазгыятьне ничек бәялисез? Татарстан кече һәм урта бизнесы ни хәлдә?
Дөрестән дә, бу мәсьәләнең бүгенге көндә ни дәрәҗәдә эмоцияләр уятуы мөрәҗәгатьләрдә дә, массакүләм мәгълүмат чараларында да ачык күренә. Ләкин без үз эшебездә фактларга гына таянырга күнеккән. Минем өстәлемдә һәрвакыт бизнес оешмалары теркәлү, ачылу һәм ябылу динамикасы күрсәтелгән оператив таблица ята. Ә саннар һәм фактлар – үзсүзле нәрсә. Аларга каршы килеп булмый.
Бераз саннар китерәм. 2026 елның 10 маена булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 190 099 кече бизнес предприятиесе исәпләнә. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 7 421 компаниягә, ягъни 4 процентка күбрәк.
Үсешнең төп драйверы булып шәхси эшмәкәрләр тора. Аларның саны бер елда 8 700гә (7,6 процентка) арткан. Үсеш динамикасы өч чыганактан килә. Беренчедән, бу яңа теркәлгән шәхси эшмәкәрләр. Икенчедән, закон белән билгеләнгән 2,4 миллион сумлык керем лимитын узгач, шәхси эшмәкәр статусына күчүче үзмәшгульләр. Моннан тыш, микропредприятиеләрнең бер өлеше шәхси эшмәкәрлеккә күчә. Бу – салым системасы катлаулануга рациональ җавап: бюрократия азрак булган саен, бизнеска яшәү җиңелрәк.
Күрсәткечләр кимү күзәтелгән бердәнбер юнәлеш — микропредприятиеләр. Аларның саны бер елда 2,78 процентка кимегән. Шул ук вакытта 330 микропредприятие кече бизнес статусына күчкән (+6,2 процент), ә урта предприятиеләр саны бер елда 16 процентка арткан.
Урта бизнеска еллык әйләнеше 800 миллионнан 2 миллиард сумга кадәр булган компанияләр керә. Бу сегмент үсә башлау — бик уңай сигнал.
Гомумән алганда, республиканың кече һәм урта эшмәкәрлек секторында хәзер 908 794 кеше эшли. Бу күрсәткеч бер елда 8,5 процентка арткан. Зур сәнәгать һәм нефть чыгару алга киткән төбәк өчен актив халыкның 44 проценты кече бизнеста эшләве — искиткеч яхшы күрсәткеч. Республиканың салым керемнәренә күз салсак, биредә кече һәм урта эшмәкәрлек өлеше 21 процент тәшкил итә. Ягъни Татарстанның салым керемнәренең һәр бишенче сумын кече һәм урта бизнес бирә.
Эшмәкәрләр бүген салым йөкләмәсе арту, төп ставка югары булу, сорау кимү һәм башка проблемалар турында актив фикер алыша. Бизнеска мондый шартларда ничек эшләргә?
Дөрестән дә, кече бизнесның бер өлеше өчен 2026 елның 1 гыйнварыннан салым йөкләмәсе артты. Күпләр өчен бу чын сынау булды. Яңа шартларга күнегү өчен әле бик аз вакыт узды, бүгенге көндә эшмәкәрләргә җиңел түгел.
Бу хакта бер эшмәкәр бик төгәл итеп әйтте: «Ике тапкыр күбрәк тир түгә һәм ике тапкыр азрак акча эшли башладым».
«100 сумга алам, 110 сумга сатам һәм керемнән 6 процент түлим», – дигән принципка корылган бизнес-модельләр зыянга эшли башлады. Мондый схемаларда өстәлгән бәя минималь дәрәҗәдә, ә салым йөкләмәсе хәзер бөтен маржаны юк итә.
Минималь дәрәҗәдәге салымнарга гына таянып эшли һәм чыгымнарны көйли белми торган бизнес чоры бетеп килә. Вазгыятькә җайлаша алучылар калачак һәм үсәчәк. Калганнар исә базардан китәчәк. Бу — табигый эволюция процессы.
Мондый шартларда эшләү авыр, ләкин шулай да эшләп була. Тиз арада яңа нишалар табарга һәм эчке чыгымнарны киметергә генә кирәк.
Әйткәннәрем буш сүз булмасын өчен, салым кодексына үзгәрешләр кертелгәннән бирле – 2026 ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәр Татарстандагы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары санының үсеш динамикасын карап үтик.
Бу вакыт дәвамында республикада кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары саны 4 574кә (2,5 процентка) арткан. Үсешнең төп драйверы — ул, әлбәттә, шәхси эшмәкәрләр: плюс 4 341 кеше (+3,7 процент). Тагын бер әйбергә игътибар итәргә телим: республикада соңгы берничә ел дәвамында беренче тапкыр юридик зат статусындагы микропредприятиеләр саны кимү тенденциясе юкка чыкты. 2026 ел башыннан аларның саны 274кә (0,46 процентка) артты. Бу тренд озак күзәтелерме-юкмы — анысын вакыт күрсәтер. Ләкин бу факт үзе үк күрсәткеч булып тора.
Кече һәм урта бизнес предприятиеләре саны әлегә элеккеге дәрәҗәдә.
Моннан чыгып, нинди нәтиҗә ясарга була? Статистика бизнесның юкка чыгуын кире кага. Әйе, салым йөкләмәсе артты. Әйе, кайбер бизнес-модельләр алга таба эшли алмаячак. Ләкин эшмәкәрләр җайлаша белә — бер юнәлешне яба, икенчесен ача, яңа нишаларны үзләштерә, автоматлаштырылган гадиләштерелгән салым системасына күчә, чыгымнарын киметә.
Бизнес-омбудсмен буларак, минем бурычым — аларга шушы трансформация процессларында ярдәм итү: нигезсез шикаятьләрдән яклау, консультацияләр бирү, административ йөкләмәне легаль юллар белән киметү ысулларын күрсәтү.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Административ басымга зарланучылар саны нульгә кадәр кимеде»
Практикада административ басымны йомшартып буламы? Нинди каршылыкларны хәл итә алдыгыз?
Бу сорауга да саннар белән җавап бирәм. Алты ел элек, мин бу вазифада эшли генә башлаган чакта, кабул ителгән барлык мөрәҗәгатьләрнең 42 процентын административ басым турында шикаятьләр тәшкил итә иде. Узган елда административ басым турында бер генә дә мөрәҗәгать кабул ителмәде.
Бу — республикабыз Рәисе Рөстәм Нургалиевич Миңнехановның системалы сәясәтенең нәтиҗәсе. Бизнеска нигезсез басым ясау фактларын республика җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәргән очракларда Рәисебез һәрвакыт кичекмәстән җавап бирде. Татарстан Республикасы Прокуратурасы да зур ярдәм күрсәтә. Ул эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча ведомствоара эшче төркемне координацияли. Квартал саен бер тапкыр һәр контроль-күзәтчелек органының эшчәнлеген анализлыйбыз. Төп игътибар профилактикага бирелә.
Нәтиҗәдә Татарстан 2021 елда бөтенроссия административ басым рейтингында 2020 елдагы 60нчы позициядән 4нче урынга күтәрелде, аннары ике ел рәттән (2022-2023 елларда) Россия Федерациясендә икенче урында булды. Хәзер бу рейтинг аерым исәпләнми, ул инвестицион җәлеп итүчәнлекнең илкүләм рейтингына керә. Анда Татарстан төбәкләр арасында традицион рәвештә беренче урында тора.
Бүгенге көндә эшмәкәрләр сезгә нинди проблемалар белән мөрәҗәгать итә? Мөрәҗәгатьләр саны күпме?
Уртача алганда, бер елда Татарстан эшмәкәрләреннән 1200-1500 мөрәҗәгать кабул итәбез. Бу — Россиянең барлык төбәк бизнес-омбудсменнары арасында иң югары күрсәткечләрнең берсе. Чагыштыру өчен: пандемия булган 2020 елда безгә 17 700дән артык мөрәҗәгать килде, көненә 650шәр мөрәҗәгать эшкәртергә туры килгән чаклар да булды!
2026 елның беренче кварталында безгә 337 эшмәкәр язмача мөрәҗәгать юллады. Бу 2025 елның шул ук чорында теркәлгән күрсәткечкә якын. Мөрәҗәгатьләрнең 80 процентка якын өлеше уңай хәл ителә.
Бүген эшмәкәрләрне иң еш борчыган темалар нинди?
Мөрәҗәгатьләр статистикасы — ул бизнес-климатның «термометры». Әгәр 2025 елда беренче урында (барлык мөрәҗәгатьләрнең 22 проценты) «Гадел билге» (Честный знак») маркировкасы темасы булса, хәзер бу темага мөрәҗәгатьләр бөтенләй диярлек юк. Бу 2025 елда башкарылган системалы эшнең нәтиҗәсе бар, дигәнне аңлата.
Беренче урында хакимият һәм җирле үзидарә органнарының эше яки тиешенчә эшләмәве турындагы мөрәҗәгатьләр тора — 23 процент (2025 ел белән чагыштырганда +5 процент). Ешрак сүз аларның тиешенчә эшләмәве турында бара. Элек министр яки район башлыгы кабинетына кабул итүгә эләгү проблема булса, хәзер бу мәсьәлә хәл ителде, кабул итү сәгатьләре катгый рәвештә үтәлә.
Ләкин хәзер икенче төрле проблема бар: эшмәкәрне кабул итәләр, тыңлыйлар, кәгазьләр тутыралар, өч битлек җавап җибәрәләр, ләкин проблеманы хәл итүче юк. Җавап бирү — проблеманы хәл итү дигән сүз түгел. Мондый очракларда без хәтта административ йогынты чараларын да кулланабыз.
Вәкаләтле вәкилнең җәмәгать кабул итү бүлмәсе вәкилләре атна саен районнарга чыга, шәхси кабул итү көннәре һәм экспертлар катнашында укыту семинарлары уздыра. Бу эшмәкәрләрдән кире элемтә алырга һәм проблемаларны җирле администрация белән берлектә тиз арада хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Гадәттә һәр бишенче мөрәҗәгать (19 процент) законнарга кертелгән үзгәрешләрне аңлату турында. Бу сан бизнесның кагыйдәләргә ярашлы рәвештә эшләргә теләвен күрсәтә. Без эшмәкәрләр өчен хокукый навигатор булып торабыз.
2026 елның беренче кварталында өченче урынга эшмәкәрләргә, шул исәптән махсус хәрби операция катнашучыларына ярдәм итү темасы чыкты (11 процент). Хәрби хәрәкәтләрдә катнашып кайткан кешеләр үз эшен башлап җибәрергә тели. Аларга финанс ярдәме түгел, юридик ярдәм кирәк. Без бу мәсьәләләргә аерым игътибар бирәбез.
Шулай ук эшмәкәрләрне еш борчый торган мәсьәләләр исемлегендә дәүләт ярдәме (10 процент), җир бәхәсләре (9 процент), суд бәхәсләрендә хокукый ярдәм (7 процент), медиация процедуралары (6 процент) темалары бар.
Моннан тыш, интеллектуаль милек темасына мөрәҗәгатьләр саны 8 процентка артты. Берничә ел элек бу тема статистикада бөтенләй диярлек юк иде. Бу бизнесның үсүен, җитлегүен күрсәтүче индикатор: эшмәкәрләр брендлар булдыра, үз эшләнмәләрен патентлаштыра һәм аларны якларга өйрәнә.
Республиканың еракта урнашкан муниципаль районнарында вазгыятьне ничек контрольдә тотасыз?
Бу эштә безгә вәкаләтле вәкилнең җәмәгать вәкилләре институты ярдәм итә. Ул 2020 елда Рөстәм Нургалиевич кушуы буенча булдырылган иде. Җирле бизнесның иң абруйлы вәкилләре үз теләге һәм тырышлыгы белән эшли, хезмәт хакы алмый. Алар район администрациясенә бәйле түгел. Бу вәкилләр проблемалар турында беренчеләрдән булып белә һәм аларны югарыга тапшырмыйча гына хәл итәргә булыша. 2025 елда җәмәгать вәкилләре җирле эшмәкәрләрдән 1 615 мөрәҗәгать кабул иткән һәм эшкәрткән, 293 кабул итү уздырган, 500дән артык консультация үткәргән. 306 шикаять эшмәкәрләр файдасына хәл ителгән, шул исәптән муниципаль органнарның 23 карары гамәлдән чыгарылган яки яңадан каралган.
Кайвакыт миңа районнан сигнал килә, шуннан соң мин турыдан-туры безнең вәкилгә шалтыратам. Кичкә проблема район дәрәҗәсендә хәл ителгән була. Мөрәҗәгать хәтта рәсми шикаятьләр статистикасына керергә дә өлгерми кала.
Моннан тыш, без даими рәвештә муниципалитетларга барабыз. Эшмәкәрләр еш кына рәсми очрашуларда тулы зал каршында, җирле хакимият янында сорауларын бирергә кыенсына. Ә шәхси кабул итү игълан иткән, читкәрәк китеп сөйләшкән яки җитештерү урынына килгән очракта кешеләр реаль проблемалар турында ачыктан-ачык сөйли башлый. Мондый формат иң катлаулы мәсьәләләрне тиз арада хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Без күзәтчелек органыннан бизнес-мохитне формалаштыручы архитекторга әйләндек»
Сез структураны алты елдан артык җитәклисез. Вәкаләтле вәкил институтына йөкләнгән бурычларны тулысынча тормышка ашырып булдымы?
Күптән түгел без бу темага Россиядә бизнес-омбудсменнар институтын булдыру эшенең башында торган Борис Юрьевич Титов (Россия Федерациясе Президентының халыкара оешмалар белән элемтәләр буенча махсус вәкиле) белән сөйләшкән идек. Без мөрәҗәгатьләрне эшкәртү эше кысаларында эшмәкәрләрнең хокукларын яклау максатларына ирешә алдык, дияргә була, дигән фикергә килдек.
Бу еллар дәвамында безнең институт зур трансформация кичерде: без эшмәкәрләрнең хокукларын яклаучы органнан бизнес-мохитне формалаштыручы архитекторга әйләндек.
Берничә мисал китерәм. Җиңел сәнәгать продукциясен мәҗбүри тамгалау мәсьәләсе фонында килеп чыккан кризис дистәләгән мең сатучы-эшмәкәргә кагылды. «Гадел билге» системасы аларга катлаулы булып тоелды. Эшмәкәрләр складтагы калдыклар белән нишләргә белмәде, ә күпләп сату базарлары соры схемалар буенча кертелгән тамгаланмаган продукцияне сатуын дәвам итте.
Без бу теманы яхшылап өйрәндек һәм мәсьәләне Россия Хөкүмәте дәрәҗәсендә хәл итәргә кирәк, дигән фикергә килдек.
Һәр көнне иртәнге 8:00 сәгатьтә минем кече һәм урта эшмәкәрлек тармагындагы вазгыять турындагы докладларымны тыңлаучы Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов бу тема белән РФ Премьер-министры Михаил Мишустинга мөрәҗәгать итте. Россия Хөкүмәте Татарстанның мөрәҗәгатенә уңай җавап бирде һәм продукцияне маркировкалау таләбен гамәлгә кертүне ярты елга кичектерде. Бу вакыт дәвамында ТР Икътисад министрлыгы Эшмәкәрләр йорты базасында Маркировкалауда ярдәм күрсәтү үзәген ачты. Экспертлар йөзләгән консультация уздырды.
Тагын бер мисал китерәм. 2025 елның декабрендә ТР Дәүләт Советы һөнәрчеләргә рәсми статус бирү турында закон кабул итте. Бу статус һөнәрчеләрне товарларны мәҗбүри маркировкалау бурычыннан азат итте. Без бу эшне һөнәрчеләр белән сөйләшүдән башладык. Административ киртәләр аларның эшендә зур проблемалар тудыра иде. Без проблеманы өйрәндек, профильле министрлыклар белән сөйләштек һәм инициативаны тәкъдим иттек. Аны депутатлар яклады. Татарстан Россиядә әлеге статусны теркәгән санаулы төбәкләрнең берсе булды. Татарстан кебек бай һөнәрчелек традицияләре булган үзенчәлекле төбәк өчен бу статус бик кирәк иде, дип саныйм.
Киләсе мисал — гаилә бизнесы турындагы нигезләмәне кабул итү. 2024 елның мартында без ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә «Гаилә бизнесы» дигән рәсми статус булдыру турында фикер алышу башлап җибәрдек. Башка төбәкләрнең тәҗрибәсен өйрәндек. 2025 елның октябрендә ТР Министрлар Кабинетының 847нче номерлы карары кабул ителде. Ул оешмаларны гаилә предприятиеләре дип тану һәм аларның реестрын алып бару тәртибен раслады. Бу категория өчен максатчан ярдәм чаралары да каралды.
Бу статус авылларны саклап калырга ярдәм итәчәк. Чөнки еш очракта авыллардагы бизнес предприятиеләре — ул әти-әниләр һәм балалар бергә эшли торган хезмәт династияләре.
«ТР Дәүләт Советы һөнәрчеләр турында канун кабул итте, ул аларга мәҗбүри маркировкадан азат итә торган рәсми статус бирде, шул исәптән маркетплейсларда да»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Профилактика чаралары төп трендка әйләнде»
Бүгенге көндә контроль-күзәтчелек ведомстволары белән үзара мөнәсәбәтләрегез ничек корыла? Алар эшмәкәрләр җәмгыятенең сорауларына колак саламы?
Миңа экология министры вазифасында башкарган эш тәҗрибәм бик ярдәм итә. Экология министрлыгы – ул классик күзәтчелек ведомствосы. Бу эшнең барлык үзенчәлекләрен белү сәбәпле, миңа тикшерүче структураларның җитәкчеләре белән конструктив диалог алып бару күпкә җиңелрәк. Аларның үзләренең федераль бурычлары һәм бәяләү критерийлары бар, ләкин без уртак фикергә килә алдык: төп максат — җәзалау түгел, ә хокук бозу очрагын бетерү.
2025 елда федераль контроль-күзәтчелек органнары Татарстан предприятиеләренә 8 387 тапкыр килде. Тикшерү белән түгел, ә законнарны үтәү өчен киңәшләр бирү һәм ярдәм күрсәтү өчен. Бу очрашуларның бер өлешендә мин үзем дә катнаштым.
Мондый профилактик очрашу кысаларында профильле законнарны яхшы белүче белгеч эшмәкәрләргә киләчәктә проблемаларга юлыкмас өчен игътибар итәргә кирәк булган пунктлар исемлеген биреп китә.
Сез Хөкүмәт йортында уза торган шимбә киңәшмәләрендә атна саен республика бизнес-климаты турында кире элемтә бирәсез. Район башлыклары бу эштә ничек катнаша?
Бүгенге көндә барлык муниципалитет җитәкчеләре дә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү белән кызыксына. Бу — аларның салым керемнәре һәм халык өчен эш урыннары. Кеше эш белән шөгыльләнсә, акча эшләсә һәм гаиләсен ашатса, районда тәртип булачак.
Әлбәттә, һәр районда икътисад структурасы төрле: нефть районнарында кече бизнес өлеше традицион рәвештә азрак, ләкин аның салымнары барыбер үз урынында.
Без һәр шимбә республика Рәисе белән киңәшмәдә районнардагы вазгыятьне җентекләп тикшерәбез. Башлыклар яңа җитештерү предприятиеләре ачылу һәм проблемалар турында хәбәр итә, ә контрольдә тотучы ведомстволар һәм безнең аппарат райондагы вазгыятькә объектив бәя бирә.
«Борчыган сорауларыгызны әйтми йөрмәгез — без сезгә ярдәм итәргә әзер»
Фәрит Солтанович, Татарстан эшмәкәрләренә һөнәри бәйрәм алдыннан нинди теләкләр теләр идегез?
Беренче чиратта безнең төп кайнар линия телефонын искәртергә телим: (843) 203-29-08. Операторлар өзлексез эшли. Бизнес вәкилләренә төп киңәшем: проблемаларыгызны һәм үпкәләрегезне әйтми йөрмәгез — шунда ук безнең кайнар линиягә, районнардагы җәмәгатьчелек вәкилләренә мөрәҗәгать итегез. Без һәр мөрәҗәгатьне җентекләп тикшерәбез. Исегездә тотыгыз: без һәрвакыт сезнең хокукларыгызны һәм мәнфәгатьләрегезне якларга әзер.
Эшмәкәр булу — ул авыр хезмәт һәм зур җаваплылык. Акчаның бер генә тиене дә җирдә ятмый, аны тир түгеп эшләп табарга, үҗәтлек һәм тапкырлык күрсәтергә, катлаулы макроикътисади шартларда коллективны хезмәт хакы белән тәэмин итәргә кирәк.
Татарстан — үзенчәлекле, куәтле һәм тотрыклы икътисадлы төбәк. Биредә республика Рәисенең һәм хөкүмәтнең системалы эше нәтиҗәсендә үз эшеңне алып бару өчен иң яхшы шартлар булдырылган.
Эшмәкәрләребезгә нык сәламәтлек, иминлек, илһам, кыю карарлар һәм матур җиңүләр телим. Башкарган эшегез кешеләргә, үзегезгә, Татарстаныбызга һәм бөтен илебезгә файда китерсен.
Һөнәри бәйрәмегез белән!
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз