news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Габделганиев: Рейтингта Татарстанның лидер булуы – системалы эш нәтиҗәсе

Татарстан инвестицион климатның илкүләм рейтингында беренче тапкыр Мәскәү белән рәттән лидеры булды.

Фәрит Габделганиев: Рейтингта Татарстанның лидер булуы – системалы эш нәтиҗәсе
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан инвестицион климатның илкүләм рейтингында беренче тапкыр Мәскәү белән рәттән лидеры булды. Әлеге күрсәткеч республикада алып барылган системалы эшнең закончалыклы нәтиҗәсе булды. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев белдерде.

«Татарстан Республикасының Мәскәү белән берлектә беренче урыны – эшлекле климатны яхшырту, административ киртәләрне киметү, эшмәкәрләрнең законлы хокукларын яклау буенча Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика хөкүмәте алып барган системалы, көндәлек эш нәтиҗәсе», – дип ассызыклады Татарстан Республикасы бизнес-омбудсмены.

Ул билгеләп үткәнчә, милли рейтингта беренче урынны алу авыр, әмма бу планканы саклап калу тагын да кыенрак.

«Без киләчәктә дә һәр эшмәкәр үз бизнесының Татарстанда саклануын, проблемаларының хәл ителүен, аның керткән өлешен бәяләүләрен сизсен өчен барысын да эшләячәкбез», - диде Фәрит Габделганиев.

news_right_1
news_right_2
news_bot