Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Габделганиев мобиль сәүдәнең яңа кагыйдәләрен аңлатты
Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев «Урам» паркындагы фудтраклар тукталышында булды, анда ул эшмәкәр Миләүшә Вәлиева белән очрашты һәм мобиль сәүдәнең яңа кагыйдәләре турында сөйләде.
Төп үзгәрешләрнең берсе сезон дәвамында мобиль сәүдә объектын урнаштыру урынын үзгәртү мөмкинлеге булды. Элек эшмәкәрләр фудтракны бер ноктадан икенчесенә күчерә алмыйлар иде.
Габделганиев мобиль сәүдә объектларын күчерү мөмкинлеген «революцион үзгәреш» дип атады.
«Бу эшмәкәрләр өчен хәзерге вакытта сатып алучылар күбрәк булган урында эшләргә мөмкинлек бирә, бу керемгә турыдан-туры йогынты ясый. Димәк, якындагы елларда сәүдәнең әлеге сегменты үсәчәк, дип фаразларга мөмкин», - дип аңлатты Фәрит Габделганиев.
Татарстанда 500 меңгә якын үзмәшгуль исәпләнә. Салым ставкасы физик затлар өчен үз товарын сатудан алынган керемнең 4 процентын тәшкил итә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз