Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Габделганиев Биектау районында өч предприятиедә булды һәм эшмәкәрләр белән очрашты
Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, ТР Рәисе ярдәмчесе Фәрит Габделганиев бүген Биектау муниципаль районына эш сәфәре кысаларында өч сәнәгать предприятиесендә булды һәм эшмәкәрләр белән очрашу үткәрде. Аның сәфәре ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан куелган бизнеска административ йөкләнешне киметү һәм эшмәкәрлек өчен уңайлы шартлар тудыруга бурычларны хәл итү кысаларында узды. Бу хакта ТР Рәисе каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Муниципаль районнарга мондый сәфәрләр атна саен диярлек үткәрелә. Аларның максаты - җирле эшмәкәрләрнең системалы проблемаларын ачыклау һәм эшлекле климатны яхшырту өчен аларны хәл итү юлларын эзләү», — диде Татарстан Республикасы бизнес-омбудсмены.
Биектау районы эшмәкәрләре белән очрашуда чыгыш ясап, Фәрит Габделганиев районның Татарстанда иң динамик үсүче муниципалитетлар рәтенә керүен билгеләп үтте. Тулаем территориаль продуктта кече һәм урта эшкуарлык өлеше 33 проценттан артып китә. Шәхси эшмәкәрләр саны саны биш ел эчендә ике тапкырга диярлек арткан - 2021 елда аларның саны 1361 булса, 2026 елда 2548гә җиткән.
Ул шулай ук 2026 елның беренче яртыеллыгында Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил институты эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде. Шушы вакыт эчендә аның адресына 495 мөрәҗәгать килгән, шул исәптән 21е - Биектау районыннан. Мөрәҗәгатьләр вәкаләтле вәкилнең муниципаль районнардагы җәмәгать вәкилләре адресына килә, алар оператив рәвештә урында ук хәл ителә. «80 процент очракта без эшмәкәрләрнең мәнфәгатьләрен яклыйбыз, калганнары буенча җентекле юридик консультацияләр бирәбез», - дип хәбәр итте Фәрит Габделганиев.
Сорау-җаваплар сессиясе тәмамланганнан соң, Биектау районы эшмәкәрләре өчен бизнес-интенсив оештырылды. Махсус чакырылган экспертлар контрагентлар арасындагы бәхәсләрне медиация процедурасы ярдәмендә хәл итү мөмкинлекләре, 2026 елда дәүләт ярдәме белән эшләү һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртү үзенчәлекләре турында сөйләде. «Макслазер» лазер үзәге, «АГАТ» мебель фабрикасы һәм «Энергоспецинжиниринг» заводы белән танышканда, аларның җитәкчеләре үсеш планнары белән уртаклашты һәм хәл ителергә тиешле мәсьәләләрне билгеләде.
«Эшмәкәрләр тендерлар үткәрү вакытында Татарстан дәүләт заказчыларының җирле, ышанычлы җитештерүчеләргә өстенлек бирүен сорый. Мондый тәкъдимнәрне без, билгеле бер системалага салып, Татарстан Республикасында социаль-икътисади тотрыклылыкны тәэмин итү буенча оператив штабка җибәрәчәкбез. Кирәк булса, бу мәсьәләне ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка җиткерәчәкбез, ә аның ярдәме белән федераль дәрәҗәгә чыгарачакбыз. Бездә андый мисаллар бар инде», — дип билгеләп үтте Фәрит Габделганиев.
Эш сәфәренә һәм эшмәкәрләр белән очрашуларга нәтиҗә ясап, бизнес-омбудсмен барлык килгән сорауларның һәм тәкъдимнәрнең эшкә алынуын билгеләп үтте. «Бизнесның урыннарда ярдәмне тоюы мөһим. Үзебезнең яктан, без вазгыятьне контрольдә тотуны һәм эшмәкәрләргә проблемаларын хәл итүдә булышуны дәвам итәчәкбез», - дип искәртте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз