Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Габделганиев җәмәгать туклануында ирекле аудитларның нәтиҗәлелеген билгеләп үтте
Бүген Казанда күзәтчелек органы түгел, ә шәһәр үзәгендәге яңа җәмәгать туклануы оешмасының идарәчесе инициативасын күрсәткән профилактик визит булды.
Ул үз теләге белән кухня һәм заллар аудиты өчен Роспотребнадзор белгечләрен чакырды. Бизнес һәм контрольнең үзара бәйләнеше барышын Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев күзәтте.
Татарстан Республикасы бизнес-омбудсмен мондый форматны шәрехләп, аны хезмәттәшлекнең яңа культурасы дип атады.
«Бүген без Татарстанда бизнес һәм контроль хезмәттәшлегенең яңа культурасы формалашуын күрәбез. Эшмәкәрләр барысын да дөрес эшләү өчен экспертларны үзләре чакыра», - дип белдерде Фәрит Габделганиев.
Ул ассызыклаганча, профилактик визит асылда иң яхшы экспертларның бушлай консультациясе булып тора, ул бернинди санкцияләр дә күздә тотмый.
Омбудсмен фикеренчә, мондый алым барлык якларга да отышлы: бизнес ресурсларны экономияли һәм куркынычлардан кача, кулланучылар куркынычсыз хезмәт ала, ә күзәтчелек органнары чыннан да проблемалы нокталарга игътибарын туплый ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз