news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Фарисовка Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде

Фәрит Фарисовка Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде
Фото: avtonomiya.tatar

Мәскәү татарлары автономиясе рәисе Фәрит Фарисовка Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде. Бу хакта Мәскәү Татарлары автономиясе сайтында хәбәр ителә.

«Милләтләр дуслыгы эшендә телне, тарихны һәм мәдәниятне үстерүгә һәм саклауга керткән өлеше, профессионализмы, иҗади потенциалы һәм һөнәргә тугрылыгы өчен» дигән әлеге югары бүләкне Башкортстан Республикасының Россия Федерациясе Президенты каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиле вазыйфаларын башкаручы Ришат Халиков тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot