news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Фәрисов XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале дипломына лаек булды

Фәрит Фәрисов – Россия Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары, Мәскәү татар милли-мәдәни автономиясе региональ  оешма советы рәисе XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале дипломына лаек булды. Бу хакта Россия мөфтиләр шурасы сайты яза.

Татарстан башкаласында XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале тәмамланды. Чара 7-11 сентябрьдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, шулай ук «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме белән партнерлыкта узды.

Фестивальнең төп призы «Тихая слава» дип аталган Иран фильмына бирелде. Татарстанда төшерелгән кинолар конкурсында Зөфәр Хәйруллинның «Посланник» документаль фильмы һәм Әмир Галиәскәровның «Без – 41 нче ел балалары» фильмы җиңде.

Президентның «Кино сәнгатендә гуманизм» махсус призын ТР премьер-министры Васил Шәйхразиев «Рух» фильмына тапшырды.

«Фестивалебезнең девизы бик әйбәт. Ул тулысынча шушы җылы, дустанә атмосферага һәм безнең максат-бурычларыбызга туры килә», – диде кинофорум ачылышында Россия Мөфтиләр шурасы һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Равил Гайнетдин.

news_right_1
news_right_2
news_bot