Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Фарисов: «Татар-информ» агентлыгы тәрбияви роль уйнасын дип телим
РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фарисов быел июнь аенда 35 яшьлеген билгеләп үткән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы турында фикерләре белән уртаклашты.
«Татар-информ» чәчәк атсын, һәрвакыт хәрәкәттә булсын! Мәгълүмати генә түгел, тәрбияви роль уйнасын иде. Тәрбия теләсә кайсы мәгълүматка караганда мөһимрәк», – дип саный Фәрит Фарисов.
Аның фикеренчә, нигез салынганнан бирле, «Татар-информ» төрле елларда ике төрле эш юнәлеше алып барган. «Оешкан чагында һәм хәзерге вакыттагы эшчәнлек – болар икесе ике төрле агентлык, ике төрле мәгълүмат бирү», – ди Фәрит Фарисов.
«2010 елдан соң ул дөрес, эмоциональ яктан тотрыклы, басынкы, креатив булып, анда мәгълүмат бөтенләй башкача бирелә башлады. Шул курсны дәвам итсен иде дип телисе килә», – диде милләттәшебез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз