news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Фарисов: Бу теракт илне, җәмгыятьне таркатырга, бүлергә юнәлдерелгән

Мәскәү татарлары автономиясе рәисе Фәрит Фарисов Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл» концертлар залында булган теракт турында үз фикерен белдерде.

Фәрит Фарисов: Бу теракт илне, җәмгыятьне таркатырга, бүлергә юнәлдерелгән
Фото: © «Татар-информ»

Бу – бик зур трагедия. Минем фикер буенча, бу – оештырылган теракт. Ул төркем болай гына барлыкка килмәгән. Оештыручылар булуда бер шигем юк. Бу теракт илне, җәмгыятьне таркатырга, бүлергә юнәлдерелгән. Аны шул дәрәҗәдә планлаштырганнар, «Крокус» бик зур бина бит, анда ничә мең кеше сыя. Президент сайлауларыннан соң, Кырым Россиягә яңадан кушылуга 10 ел тулуга, шул концертка, ураза вакытына туры китереп, вакытын сайлаганнар. Алар мөселман халкы, таҗиклар булган, дигән сүзләр чыкты. Аларның максаты – дини, милли нигездә каршылык чыгару, җәмгыятьне таркату. Безгә бу хискә бирелергә ярамый. Безгә берләшергә кирәк. Үтерү юлына баскан кешенең дине дә, милләте дә юк, ул – үтерүче. Ул бер гаепсез кешеләрне шундый аяусыз рәвештә үтергән. Безгә бик сак булырга, кешелеклелек, дуслык мохитен саклап калырга кирәк. Таҗик булуы да факт түгел, кемдер моның белән уйный.

Мин шаккаттым, бу операциягә бик җитди әзерләнгәннәр. Янгынны да оештырганнар, шул ук вакытта кешеләрне дә үтереп йөргәннәр. Моны җитди, идарә ителә торган оешма әзерләгән. Алар – программалаштырылган үтерүчеләр. Алар үз җәзасын алырга тиеш..

Эшләп булмый, кәеф юк. Безнең алда Мәскәү Сабан туен оештыру эшен башлау тора иде. Зур чараларга ничек әзерләнергә хәзер? Хәзер зур чараларны үткәрмәскә кушылды. Киләчәктә ничек булыр, нинди формада булыр, ничек уйларлар. Бу мине бик борчый. Күпмедер вакытка бөтенләй зур чаралар уздыруны чикләргә мөмкиннәр. Киләсе атнада Мәскәү өлкәсе Сабан туен оештыру комитеты утырышы булырга тиеш иде. Нинди карар булыр? Ул чарага нинди формада килербез? Болар мине бик борчый. Балалар да Мәскәү янында яши, барыбыз да исән-сау, дип хәбәр итте.

Мәскәүдә яшәүче татарлар белән «Крокус Сити Холл» концертлар залында булган фаҗига турында «Интертат» сайты өчен Гөлүзә Ибраһимова сөйләште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100