news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Фәрит Бикчәтәев курсында укырга теләүчеләр өчен сайлап алу турларының өч кенә көне калган
Скопировать ссылку
фото: Рамил Гали/архив
Камал театрында Россия театр сәнгате институты–ГИТИСта Фәрит Бикчәнтәев җитәкчелегендәге актёрлык-режиссёрлык курсына укырга керергә теләүчеләр өчен соңгы сайлап алу турлары 18, 19 һәм 20 июньдә узачак. Бу хакта Камал театрының матбугат үзәге хәбәр итә.
- Уку формасы – читтән торып. «Драма театры һәм кино артисты» белгечлеге өчен – 4 ел, 6 ай; «Драма режиссёры» белгечлеге өчен 5 ел, 6 ай укырга кирәк булачак.
- Сайлап алу татар телендә уза. Программа: шигырь, мәсәл, проза, шулай ук вокаль һәм пластик номерлар. Сайлап алуның өч турын узган абитуриентлар гомуми белем бирү имтиханнарына кертелә. Уку дәвамында белем алу татар һәм рус телләрендә бара. Кабул итү имтиханнары 1 июльдән 25 июльгә кадәр үтә (Казанда һәм Мәскәүдә).
- Быел татар артисты булырга теләүчеләрне Казан театр училищесында да, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә дә көтәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot