news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Бикчәнтәев: Татар һәм башкорт театры арасында уртак спектакль булдыру мөмкин

Фәрит Бикчәнтәев: Татар һәм башкорт театры арасында уртак спектакль булдыру мөмкин
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Кайчан да булса татар һәм башкорт театрлары катнашында уртак спектакль барлыкка килергә мөмкин.

«Без башкорт академтеатрының баш режиссеры Айрат Абушахманов белән ике театр арасында коллаборацияләр булдыру мөмкинлеге турында сөйләштек, ниндидер алым да таптык кебек. Безгә хәзер идеябезне тормышка ашыру өчен автор-сценарист кирәк», - диде Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Халыкара театр олимпиадасы нәтиҗәләре турында фикер алышканда журналистларга.

«Чөнки берәр пьеса алып аны ике театр коллективы белән эшләүнең зур идеясе юк. Ә, мәсәлән, башкорт һәм татар халыкларының Россиянең зур тарихы эчендәге мөнәсәбәтләрен алсак, шуңа бәйле ниндидер бер тарих алып, шуны уйнасак, кызык булыр иде. Бу ниндидер документаль булырга да мөмкин, эпос та алырга була. Бу кызык коллаборация булыр иде», - диде ул «Татар-информ»га.

  • Халыкара театр олимпиадасы кысаларында Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры һәм Шкетан исемендәге Мари дәүләт театры Антон Чеховның «Дядя Ваня» пьесасы буенча уртак спектакль күрсәтте.
  • Казанда «Нәүрүз» халыкара театр фестивале кысаларында Халыкара театр олимпиадасы бара.
news_right_1
news_right_2
news_bot