Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Бикчәнтәев: Казаныбыз, Татарстаныбыз белән горурланабыз
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры, Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Бикчәнтәев Рөстәм Миңнехановның Татарстан Рәисе вазифасына керешү тантанасы алдыннан фикер-теләген белдерде.
«Рәисебезнең теләге белән театрыбызның яңа бинасы төзелде. Бөтен дөньяны шаккаттырдык. Аллаһка шөкер, яңа бинага күчендек, төрле чаралар уздырабыз. Рөстәм Нургалиевичка исәнлек-саулык телим. Татарстаныбызны бөтен дөньяга танытып яшәргә язсын. Казаныбыз, Татарстаныбыз белән горурланабыз», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз