news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Бикчәнтәев кабаттан Татарстан Театр әһелләре берлеген җитәкләде

Фәрит Бикчәнтәев кабаттан Татарстан Театр әһелләре берлеген җитәкләде
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Казанда Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлегенең хисап-сайлау съезды узды, дип хәбәр итә Камал театрының матбугат хезмәте. Съездда биш еллык эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясалды, берлек әгъзалары шулай ук оешма рәисен сайлады.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, берлекне кабаттан Фәрит Бикчәнтәев җитәкләде. Оешма башлыгы вазифасын Бикчәнтәев 2011 елдан бирле били.

news_right_1
news_right_2
news_bot