news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Бикчәнтәев Чаллы татар драма театрында Чеховның «Акчарлак» әсәрен куя

Чаллыда Аяз Гыйләҗев исемендәге татар драма театры артистлары труппасы премьерага әзерләнә. Анда Антон Чеховның «Акчарлак» («Чайка») пьесасы буенча репетицияләр башланды. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

Спектакльне Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры, Россия атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев куя, диелә бу хәбәрдә.

Ул беренче тапкыр Чаллы театры труппасы белән эшли һәм нәкъ менә «Акчарлак» пьесасы актерлык һәм режиссерлык буенча да күп нәрсәгә өйрәтергә мөмкин, дип ышана.

Төп рольләрне кем уйнаячагы, премьераның кайчан булачагы әлегә билгеле түгел, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot