news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илгиз Зәйниев Камал театры директоры итеп билгеләнә

Илфир Якупов Камал театры директорының беренче урынбасары булачак.

Илгиз Зәйниев Камал театры директоры итеп билгеләнә
фото: Михаил Захаров/архив

Мәдәният министрлыгы матбугат чараларында Камал театры җитәкчелегенә бәйле чыккан эксклюзив хәбәрләр буенча рәсми мәгълүмат бирде.

Камал театрының эшчәнлеге киңәю һәм үсешендә яңа юнәлешләр барлыкка килүе белән бәйле рәвештә Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев чакыруы буенча «Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев учреждениенең директоры итеп билгеләнә. Ул театрның проектлар эшчәнлеге белән шөгыльләнәчәк.

Илфир Якупов Камал театры директорының беренче урынбасары булачак.

«Интертат»ның үз чыганаклары хәбәре буенча Илгиз Зәйниев бүген коллективка тәкъдим ителәчәк.

  • Драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев Фәрит Бикчәнтәевның укучысы һәм «Әкият» курчак театрына күчкәнче Камал театрында режиссер булып эшләде.
news_right_1
news_right_2
news_bot